Бу инде нормага, күп кенә компанияләрнең заманча трендына әверелә. «Халыкны һәм сәнгатьне берләштереп" сессиясендә катнашучылар креатив проектларны уңышлы гамәлгә ашыруның нәкъ менә шундый казанышлары белән уртаклаштылар. Эре компанияләр шәһәрләрдә социомәдәни көн тәртибен ничек үзгәртә? Уфада үтүче Халыкара бизнес атналыгында сүз шуның турында барды.
Мәсәлән, "ВЭБ. РФ корпорациясе" катнашлыгында Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы кебек инфраструктура проекты гамәлгә ашырылды. "ВЭБ.РФ" бизнес-блогының социомәдәни программалары директоры-координаторы Олег Ракитов бу проектта шәһәрнең гади халкы да катнаша алуы турында сөйләде.
Ул ассызыклаганча, әгәр бизнес проектны гамәлгә ашыра башласа, халык аны иҗади идеяләр белән тулыландыра ала. Бөтен креатив команда шәһәрдә кала. Димәк, инвестпроектлар башка иҗади энергияне дә генерацияли ала.
- Безгә еш кына мәдәният белән бизнес антонимнар кебек тоела. Без боларның да, башкаларның да иҗади эшли алуын, аларның максатлары туры килүен исбатлыйбыз, - дип сөйләде эксперт.
Фото: ibw-bashkortostan.com