-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь , 20:30

Мәдәният йортына ярдәм күрсәтеләчәк

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкының актуаль сорауларына җавап бирә.

Мәдәният йортына ярдәм күрсәтеләчәк
Мәдәният йортына ярдәм күрсәтеләчәк

“Туры линия” трансляциясен, шулай ук, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә Радий Хәбировның битләрендә карарга мөмкин.

Краснокама районының Иске Янъегет авылы халкы тиздән 8 миллион сумга урындагы мәдәният йортын ремонтлау башланачагы турында шатлыклары белән уртаклашты. Алар Радий Хәбировка ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм мәдәният учреждениесе өчен кирәкле җиһазлар сатып алуны сорады

Башкортстан Башлыгы финанслар табарга вәгъдә итте. “Бу мәсьәләне хәл итәчәкбез”, - диде төбәк җитәкчесе.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: