+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 декабрь 2024, 14:05

Мөһим бурыч – табигатьне пычратуга юл куймау

Төбәк Хөкүмәте утырышында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров рәислегендә республикада дәүләт экология контроле (күзәтчелеге) мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Мөһим бурыч – табигатьне пычратуга юл куймауМөһим бурыч – табигатьне пычратуга юл куймау
Мөһим бурыч – табигатьне пычратуга юл куймау

Министрлар кабинеты Рәисе вазыйфасын башкаручы игътибарны республиканың икътисади яктан алга киткән төбәк булуына һәм химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү өлкәсендә җитештерү куәтләренә бай булуына юнәлтте.

- Табигатьне пычратуга юл куймау мөһим бурыч булып тора. Предприятиеләр җитештерүнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын минимальләштерергә һәм табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәргә тиеш. Республикада экология контроле федераль (Көньяк Урал төбәкара “Росприроднадзор”ы) һәм төбәк (Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы) дәрәҗәләрендә гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта министрлык өлешенә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган 4 меңнән артык объект туры килә. Бу республика контроле астындагы объектларының гомум санының 64 процентын тәшкил итә, - дип билгеләде Андрей Назаров.

Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов төбәк дәүләт экология контроле нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул сөйләгәнчә, быел министрлык 2852 контроль чарасын үткәргән, шул исәптән1587 күзәтчелек чарасы һәм 1265 күчмә тикшерү уздырган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас