+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 декабрь 2024, 11:25

Мәктәп автобусы авариягә тарыган...

Пассажирларның хәле ничек?

Мәктәп автобусы авариягә тарыган...Мәктәп автобусы авариягә тарыган...
Мәктәп автобусы авариягә тарыган...

Мәктәп автобусы Башкортстанда юл-транспорт фаҗигасенә тарыган. Бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Авария Чишмә районының Еремеево авылындагы Шоссейная урамында була. Зыян күрүчеләр юк. Автобуста балалар бу вакытта булмаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, авариядә «Лада Нива» водителе гаепле. Ул борылышта машина белән идарәне югалткан һәм "ПАЗ" автобусы белән бәрелешкән.

Әлеге вакытта авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: ЮХХДИ сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас