“Туры линия” трансляциясен, шулай ук, “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә Радий Хәбировның битләрендә карарга мөмкин. Трансляция 19.00 сәгатьтә башланды.
Узган елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “туры линия”се 29 ноябрьдә узды, бу – аның туры эфирда бишенче тапкыр аралашуы булды. 3 сәгать 45 минут дәвам иткән “туры линия”гә социаль челтәрләрдә республика халкыннан - 4 299 сорау, 216 видеомөрәҗәгать, Ситуацион үзәккә 115 шалтырату кабул ителде. Туры эфирда Башкортстан Башлыгы республика халкының 50дән артык соравына җавап биреп өлгерде.
“Туры линия” вакытында күп фикер алышына торган темалар күтәрелде, болар – махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм, юллар, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, сәнәгать, төзекләндерү, мәдәният һәм спорт.
Фото: glavarb.ru