-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь , 22:31

Радий Хәбиров ни өчен улларын эшкә алып килә?

Бүген Башкортстан Башлыгына туры эфирда балалар да видеомөрәҗәгать аша сорау бирде. Радий Хәбировтан үзенең уллары турында да сорадылар.  

Радий Хәбиров ни өчен улларын эшкә алып килә?
Радий Хәбиров ни өчен улларын эшкә алып килә?

Уфаның Нижегородка бистәсендә яшәүче 9 яшьлек кыз аларның янында кием кибете ачылуы теләвен әйтте. Ә Максим исемле шундый ук кечкенә малай республика Башлыгына үзенең уен приставкасын урлаганнарын хәбәр итте. Бала аны тизрәк табуларын үтенде.

Мондый мөрәҗәгатьләр туры эфирның инде дүртенче сәгатендә бирелде һәм эфир барышында катнашучыларда, шул исәптән республика Башлыгында да, елмаю уятты. Радий Хәбиров бу балаларның адресын белергә кушты, тиздән бәйрәм икәнен искә төшереп, аларга Яңа ел бүләге җибәрәчәген белдерде.

Радий Хәбировның үзенә дә уллары турында сорау бирделәр, Башлык аларны эшенә алып киләме-юкмы икәнен сорадылар.

Радий Фәрит улы улларын еш кына эш урынына алып килүен әйтте. Ләкин ул моны үзенең җитәкче икәнен күрсәтергә теләгәннән түгел, ә алар белән бераз булса да вакыт үткәрү теләгеннән эшләгәнен әйтте, чөнки аңа күп вакытын эштә үткәрергә туры килә. Эштә, әлбәттә, уллары озак булмый – 10-15 минут. Алар бергәләп чәй дә эчеп алалар икән. “Алар минем барлыкны булса да күрсеннәр”, - дип елмайды ул.

Фото: “Башинформ”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: