-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 декабрь , 22:45

"Район башлыгы вазыйфасында хатын-кызлар җаваплырак эшли"

Урындагы муниципалитет башлыклары еш алмашына. Шул исәптән кайберләренә хатын-кызлар җитәкчелек итә башлады. Аларның эшчәнлеген республика Башлыгы ничек бәяли?

"Район башлыгы вазыйфасында хатын-кызлар җаваплырак эшли"
"Район башлыгы вазыйфасында хатын-кызлар җаваплырак эшли"

- Район хакимияте башлыгын билгеләгәндә аеруча ике үзенчәлеккә игътибар итәм. Иң мөһиме - кеше вазыйфаларыннан явыз нияттә файдаланмасын һәм профессионал булсын. Мин район башлыкларына зур хөрмәт белән карыйм. Аларны беркайчан да кеше алдында шелтәләмим. Әгәр ул эшләми икән - эшеннән китсен, эшли икән - аңа ярдәм итәргә кирәк.

Дөресен генә әйткәндә, күп башлыкларны алмаштырдык. Араларында хәтта закон бозучылар да булды. Хәзер инде үз районы өчен күңел биреп эшләүче башлыклар бар. Шуны да әйтергә кирәк: мин килгәннән соң элеккеләрдән 12-13 башлык кына калды. Күпләрен хаклы ялга чыгардык. Быел 11 яңа башлык киләчәк.

Хатын-кызлар арасында 4 башлык бар. Кайбер чакта алар эшләренә ир-егетләргә караганда да җаваплырак. Мин ул районнар өчен тыныч. Мин беләм - анда җаваплы кешеләр эшли. Әмма шуны әйтәсем килә: башлык булу - ир-егет эше ул, чөнки бу - бик авыр эш, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров бүгенге "туры эфир"да.

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: