"Безнең мөнәсәбәтләр ныклы. Без 2014 елдан бирле дус. Ул вакытта әле Рөстәм Зәки улы Хәмитов Кырымның Белогорск районына шефлык алырга карар кабул итте, аларга бик күп ярдәм иттеләр. Үз чиратында, Кырым хакимияте Башкортстанга Евпаториядә балалар шифаханәсе төзү өчен участок бирде — беренче линиядә, комлы пляж белән. Без аны барыбер төзиячәкбез.
Тагын шундый очракны искә төшерәм. Сибайда карьер янганда һәм шәһәрдә һава бик начар булганда без балаларны Кырымга җибәрдек. Аларны шундый җылы кабул иттеләр. Төбәкләр менә шулай дус булырга тиеш.
Хәзер Кырымда кыенлыклар күп. Ул алгы сызыкта диярлек. Шуңа күрә Уфада Ялта форумын уздыру — безнең яхшы мөнәсәбәтләребезне, инвестицион ниятләребезне раслау, туганлыкны, дуслыгыбызны дәвам итү ул», - диде Радий Хәбиров.