Мәчетне төзү буенча ниләр башкарылган, ниләр башкарылачак һәм эш кайчан тәмамланачак?
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бу мәсьәлә республикада күпләрне борчый. Башкортстан Башлыгы бу эшне башлауны 2026 елга калдырмаска карар кылуын, бу юнәлештәге эшләрнең әле үк башлануын белдерде.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, мәчетнең кайбер өлешләре канәгатьләнерлек хәлдә, шулай да күп өлешен алмаштырырга һәм төзекләндерергә, төзергә кирәк. Сүз берничә миллиард сумлык чыгымнар җәлеп итәчәк эш турында бара.
“Беренчедән, эш башланды, икенчедән, без нәрсә эшләргә кирәклеген беләбез, - диде Радий Хәбиров. - Өченчедән, бу эшкә җәлеп ителгән команда бар”.
Бу юнәлештә эш кайчан тәмамланачак һәм мәчет халыкны кайчан сөендерә алачак, дигән сорауга төбәк җитәкчесе эшнең өч-дүрт елда төгәлләнергә мөмкинлеген билгеләде.
Теманы дәвам итеп, туры эфирда Уфадагы Воскресенский соборын тергезү турында да сорау бирелде. Радий Хәбиров әйтүенчә, бу изге йорт та төзекләндереләчәк. Бүген храмда Уфа епархиясе вәкилләре, төзүчеләр, юристлар һәм хәйриячеләр катнашлыгында эшче төркемнең беренче киңәшмәсе узган. Киңәшмә кысаларында «Роснефть» компаниясе вице-президенты Геннадий Букаев гамәлгә куйган «Воскресенский собор» хәйрия фондын булдыру турында карар кабул ителгән.
Хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе итеп Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова сайланган. Аның хәйрия эшчәнлеге һәркемгә билгеле.
Фото: “pravdapfo.ru”