Яугир республикадан даими ярдәм килгәне өчен рәхмәт белдерде һәм аларга аеруча ниләр кирәклеген дә әйтте. Камералы пилотсыз очучы аппаратларга ихтыяҗ барлыгын белдерде.
Радий Хәбиров бу юнәлештә эш алып барылуын, дроннар җитештерүнең Уфада җайга салынуын билгеләде. Алар ай саен 500 тирәсе безнең яугирләргә озатыла икән.
“Пилотсыз аппаратлар тиздән безнең гади тормышның да өлешенә әйләнәчәк”, - диде республика Башлыгы. Ул республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры вазыйфасын башкаручы Александр Шельдяевка бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты.
“Шушы көннәрдә генә сөйләштек – махсус хәрби операциядәгеләргә финанс ярдәме дәвам итәчәк. Ай саен анда гуманитар конвой озатылырга тиеш”, - диде Радий Хәбиров.
Автор фотосы.