Тәүдә ул Краснокама районының Хаҗи сөт заводының җитештерү мәйданчыгында булды. Төбәк җитәкчесе республика ярдәме белән модернизацияләнгән предприятие эшчәнлеге һәм продукция җитештерү технологиясе белән танышты.
Радий Хәбиров чимал кабул итү участогын, лаборатория комплексын, шулай ук, сөт, кефир, эремчек, каймак һәм куе сөт әзерләү линияләрен карады.
Төбәк җитәкчесе җитештерүне арытаба үстерүнең яхшы перспективаларын билгеләде һәм завод вәкилләренә бу өлкәдә яңа башлангычларга ярдәм итү чаралары турында фикер алышу өчен “Инвестиция сәгате”ндә катнашырга тәкъдим итте.
Радий Хәбиров Николо-Берёзовка авылында Бөек княгиня изге Елизавета Фёдоровна Романовага һәйкәл ачуда катнашты.
Елизавета Фёдоровна – Бөек кенәз Сергей Александровичның хатыны, Николай IIнең хатыны, императрица Александра Фёдоровнаның апасы. Ире террорчы кулыннан һәлак булганнан соң, Мәскәүдә Марфа-Мария шәфкать йорты оештыра.
Башкортстан Башлыгы һәйкәл булдыруда ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
– Елизавета Фёдоровна – уникаль һәм, кызганычка каршы, фаҗигале язмышлы кеше. Романовлар нәселе вәкиле, ул бөтен гомерен кешеләр турында кайгыртуга багышлаган. Мин Мәскәү өлкәсендә Красногорск шәһәре хакимияте башлыгы булып эшләгәндә территориядә аның башлангычы белән төзелгән бик күп объектлар барлыгын күрдем. Шулар исәбендә – Русия империясендә крестьяннар өчен беренче бала тудыру йорты, крестьян балалары өчен беренче мәктәп. Анда бу объектларны тергезү белән шөгыльләнүче фонд эшли, – диде Радий Хәбиров. – Аның язмышы шәхсән миңа шулкадәр нык тәэсир итте, Иерусалимда булганда мин бу гаҗәеп кешене искә алу өчен Мария Магдалина гыйбадәтханәсендә махсус булдым. Һәм Николо-Берёзовкада ике тапкыр булып киткән Елизавета Фёдоровна һәйкәлен төзү башлангычына чын күңелдән шатланып ярдәм иттек.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Троица-Никольский храмында булды һәм Николо-Берёзовканың, Краснокама районының туризм мөмкинлекләрен үстерү проектлары белән танышты.
Район хакимияте башлыгы Алексей Горбачев районның 14 авыл биләмәсенең һәркайсы өчен үз туризм маршруты булдырылуы турында сөйләде. Аларда скверлар, һәйкәлләр, ял итү урыннары төп җәлеп итү нокталарына әверелгән. “Атайсал” республика проекты кысаларында районнан чыккан эшкуарлар да актив ярдәм күрсәтә. Туристларны җәлеп итүгә бренд чаралары да булышлык итә, аларның үзәгендә “Никола Вешний” фольклор бәйрәме тора.
Николо-Березовка авылында Радий Хәбиров яшьләр үзәкләрен реновацияләү буенча “Яшьлек-төбәк” программасына ярашлы яңартылган Яшьләр сараенда булды.
Республика җитәкчесе Яшьләр сараеның спорт залын карады, анда төрле дисциплиналар, шул исәптән грек-рим көрәше һәм тхэквондо буенча дәресләр үтәчәк. Зал өчен стандарт җиһазлардан тыш, бинада скалодром урнаштырганнар. Төбәк Башлыгы тренерлар белән аралашты һәм аларга “Авыл тренеры” программасы буенча грант алу конкурсында катнашырга тәкъдим итте.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашучы волонтерлар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе мондый башлангычларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Моннан тыш, Яшьләр сараенда Радий Хәбиров медиастудиядә булды һәм яшь журналистлар белән аралашты, алар республика җитәкчелегенә яңа шартларда заманча җиһазлар белән эшләү мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт белдерде.
Радий Хәбиров Краснокама районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Александр Янситов, Дмитрий Тимербаев, Евгений Татыев, Рәмис Камалиев, Алексей Иванов, Анатолий Соседов, Винер Вәлиуллин, Фикус Нуретдинов һәм Эльвир Садыйков гаиләләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хәрбиләрнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашты һәм аларга якыннарына хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал Миңнегали Шәйморатов орденын тапшырды.
Башкортстан Башлыгы республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 40тан артык чарасы гамәлдә булуын билгеләп үтте һәм Краснокама районы хакимиятенә хәрбиләрнең туганнарына кирәкле ярдәм күрсәтүне контрольдә тотарга кушты.
Радий Хәбиров Николо-Березовкада Җиңү паркында булды. Биредә быел махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган герой-якташлар хөрмәтенә булачак һәйкәлгә нигез салынган.
Мемориалны район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Әфганстан һәм локаль бәрелешләр геройларына һәйкәлләр янында урнаштырачаклар. Иҗтимагый киңлек территориясе быел “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча төзекләндерелгән.
Монда яшелләндерү эшләре башкарылган, Мәңгелек ут, кече архитектура формалары һәм өстәмә урам яктырткычлары урнаштырылган, шулай ук җәяүлеләр сукмаклары киңәйтелгән һәм “Солдат стеласы” обелискы яңартылган.
Радий Хәбиров Җиңү паркы территориясен карап чыкты һәм Хәтер диварына чәчәкләр салды, аның янында Мәңгелек ут яна.
Икенче көнне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның эш сәфәре Благовещен районында дәвам итте. Тәүдә ул физкультура-савыктыру комплексы төзелеше барышы белән танышты. Яңа спорт объекты Башкортстан белән “Роснефть” арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында “Башнефть” җәмгыятенең финанс ярдәмендә төзелә.
Муниципалитет башлыгы Анна Карабанова билгеләп үтүенчә, яңа объект Благовещен районында яшәүчеләрне физкультура һәм спортка җәлеп итү шулай ук төрле дәрәҗәдәге киңкүләм спорт чаралары уздыру мөмкинлеге бирәчәк.
Радий Хәбиров төзелеш эшләре барышын бәяләде һәм журналистлар белән әңгәмәдә физкультура-савыктыру комплексының киләсе елда файдалануга тапшырылачагын хәбәр итте.
Башкортстан Башлыгы Александр Першин исемендәге 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.
Төбәк җитәкчесе, аерым алганда, БПЛА өлкәсендә белгечләр әзерләү сыйныфында булды. Агымдагы елда “Пилотсыз авиация системалары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бинада ремонт эшләре үткәрелгән һәм федераль, республика бюджетларыннан гомум бәясе 12,5 миллион сумлык җиһазлар сатып алынган. Балаларны укыту өчен махсус хәрби операциядән ялга кайткан сугышчылар чакырыла. Алар “Батырлык дәресләре” һәм укучылар өчен БПЛА белән идарә итү буенча осталык дәресләре үткәрә.
Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә өйрәтү тормышның мөһим өлешенә әверелә, бу мәктәпләрдә һәм махсус курсларда укытыла.
Шулай ук төбәк җитәкчесе быел “Сменка” федераль социаль хәрәкәте һәм “Черкизово” төркеме хәйрия проекты кысаларында реконструкцияләнгән ашханәне карады. Моннан тыш, муниципалитет ашханәнең канализация торбаүткәргечен ремонтлауга өстәмә акча бүлгән. Радий Хәбиров хезмәткәрләр белән аралашты һәм төбәктә республиканың уку йортларын сыйфатлы продуктлар белән тәэмин итү буенча эшнең яхшы җайга салынуын билгеләп үтте.
Башкортстан Башлыгы Благовещен районыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Анда хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.
Яугирләр җәрәхәтләрдән соң ялда булуларын, хәрби госпитальләрдә дәвалану узуларын сөйләде. Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, республика хәрбиләргә өстәмә реабилитацияләүдә ярдәм итәргә әзер.
Сугышчылар, үз чиратында, республика дәваханәләрендә дәвалануны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм хәрби комиссариат белән берлектә бу тема буенча җентекләп фикер алышачаклар. Очрашуда хәрбиләр шулай ук республика җитәкчелегенә һәм якташларына гуманитар йөкләр җибәргән өчен рәхмәт белдерде.
Арытаба Радий Хәбиров Идел буе федераль округында иң эре булган “OZON” логистика комплексы эшенә старт бирде. Аны ачу төбәк эчендә товарлар китерүне максималь уңайлы һәм тиз итү, шулай ук урындагы эшкуарларның продукция озатуга чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирәчәк.
Ачылу тантанасында логистика комплексының беренче блогын файдалануга тапшырдылар. Икенче һәм өченче блокларны алдагы ел башында эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Үзәкнең гомум мәйданы 93 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Төзелешкә инвестицияләр күләме 6 миллиард сумнан артып киткән инде. Комплекс азык-төлек продуктларын һәм азык-төлек булмаган товарларны саклау һәм арытаба аларны “OZON” маркетплейсы клиентларына җибәрү өчен тәгаенләнгән.
– Бу – күптән көтелгән һәм бик күңелле вакыйга. Бер ел элек без беренче ташны салганда монда кола ялан иде. Ә хәзер Благовещен өчен чираттагы икътисади үсеш ноктасы барлыкка килде. Без бу комплексның кече һәм урта эшкуарлык үсеше өчен нинди көчле драйвер булуын аңлыйбыз, – диде Радий Хәбиров.
Благовещен районы хакимияте башлыгы Анна Карабанова билгеләп үтүенчә, масштаблы заманча логистика комплексы Благовещен һәм тулаем республика икътисадының мөһим өлеше булачак.
Шул ук көнне Радий Хәбиров республика ярдәме белән урындагы эшкуар Владимир Когай төзегән “Оазис” юл буе хезмәте күрсәтү комплексында булды. Бизнесмен шулай ук “Благовещен икмәге” компаниясен гамәлгә куючы булып тора.
Радий Хәбиров юл буе комплексы эшенең үзенчәлекләре һәм күрсәтелүче хезмәтләр белән танышты. Владимир Когай белдерүенчә, бинаны башкорт милли символикасын кулланып бизәгәннәр. Ә янәшәдәге территориядә ял итү зонасы булдырылган, анда беседкалы күзәтү мәйданчыгы җиһазландырылган. Моннан тыш, кафе янында эшкуар урындагы халык су алырга йөри торган чишмәне төзекләндергән.
Башкортстан Башлыгы яңа объектны югары бәяләде һәм журналистлар белән әңгәмәдә төбәк территориясендә заманча комплекслар челтәрен үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.