-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 декабрь , 21:33

Радий Хәбиров Идел буе федераль округы төбәкләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңә

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоконференция режимында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәк җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә катнашты. Көн тәртибендә - иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешнең актуаль мәсьәләләре.

Радий Хәбиров Идел буе федераль округы төбәкләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңә
Радий Хәбиров Идел буе федераль округы төбәкләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңә

Иң мөһим бурычларның берсе – СВОда катнашучыларны тыныч тормышка, икътисадка һәм социаль проектларга интеграцияләү, аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү. Искәртәбез, Башкортстанда хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына 40тан артык социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Республикадан мобилизацияләнгәннәр һәм иреклеләр өчен 138 гуманитар конвой җибәрелде. Радий Хәбиров башлангычы белән 2025 ел республикада Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы дип игълан ителде.

Президентның Тулы вәкаләтле вәкиленең аерым контролендә – дәүләт башлыгы Владимир Путин башлангычы белән әзерләнгән 14 гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру. Башкортстанда шушы елда алар буенча финанслауның гомум күләме 34,9 миллиард сумнан артып китә, шуның 23,7 миллиард сумы – федераль акчалар.

Киңәшмәдә шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектларының кышкы чорга әзерлеге турында да фикер алыштылар. Республикада җылыту сезоны октябрьдән башланды. Җылылыкка барлык күпфатирлы йортларны һәм үзәк җылылык белән социаль әһәмияттәге объектларны тоташтырдылар. Төбәкнең барлык муниципалитетлары җылыту чорына әзерлек паспортлары алды.

Киңәшмә азагында Игорь Комаров округ иҗтимагый проектларын гамәлгә ашыруга тукталды һәм «Движение первых», "Росмолодежь", РСМ, Русия студотрядлары һәм «Белем» җәмгыяте белән хезмәттәшлек кысаларында балалар һәм яшьләр белән тәрбия эшен дәвам итүгә игътибарны юнәлтте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Балачак навигаторлары» федераль проекты кысаларында Башкортстанның 1 022 мәктәбендә тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директорларның 1 176 киңәшчесе эшли.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: