Тизлекне арттырган өчен штрафны 5 мең сумга кадәр арта дигән яңалык Интернет челтәрендә утыручыларны шаккаттырды. Тик белгечләр белдерүенчә, бу хәбәр дөрес түгел. Штраф күләмен 1,5 тапкыр арттырырга планлаштыралар.
Ул 2025 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Ә 30 көн эчендә түләү өчен ташламаны 25 процентка кадәр киметергә тәкъдим ителә. Әлеге вакытта ул 50 процент тәшкил итә.
"Mash" басмасы мәгълүматлары буенча, төзәтмәләр махсус комиссия тарафыннан хупланган инде. Гомумән алганда, барлык штрафларны 1,5 тапкыр арттырырга телиләр.
Фото: "Башинформ" агентлыгы