Башкортстанда ашыгыч ярдәм машинасы юл-транспорт фаҗигасенә тарыган. Машина водителе белән фельдшер җитди җәрәхәтләр алганнар. Бу хакта "Әбҗәлил" гәзите хәбәр итә.
Шоферның умыртка сөяге имгәнгән, ул дәваханәнең хирургия бүлегендә ята. Фельдшерның баш мие җәрәхәт алган, кабыргасы сынган. Аңа район дәваханәсе табиблары ярдәм итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, водитель борылышта машина белән идарә итә алмаган һәм юл кырыена чыгып очкан һәм әйләнгән.
Фото: ЮХХДИ