“Туры линия”дә юллар, социаль объектлар төзү һәм реконструкцияләү, паркларны төзекләндерү, СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, хакимият башлыклары составындагы үзгәрешләр, мәктәп туклануы, транспорт хезмәте күрсәтү, сәнәгатьне, туризмны һәм башка өлкәләрне үстерү мәсьәләләре каралды.
– Президент Владимир Путинның килүе – һәрвакыт зур җаваплылык һәм зур бурычлар. Дәүләт башлыгының республикага соңгы сәфәре “Русия – спорт державасы” форумы эше белән бәйле иде, – диде Радий Хәбиров, Русия Президенты белән очрашу турында сорауга җавап биреп. – Машинада аэропорттан кайтанда аралашу өчен күп вакыт булды. Мин аңа Башкортстанда эшләр торышы, нәрсә белән шөгыльләнүебез, кая таба хәрәкәт итүебез турында сөйләдем. Бу тыныч сөйләшү иде. Республика СВОга ярдәм рельсларында тора, дип белдердем, безнең бүлекчәләр эше турында әйттем. Владимир Владимирович илдәге хәл-шартларны яхшы белә. Яугирләргә барлык яклап та ярдәм итәргә кирәк, диде.
Кыскасы, ул – аралашуда бик игътибарлы кеше. Ил Президенты республикага һәм аның халкына һәрвакыт тирән ихтирам белән карый, дип әйтәсем килә.
Политолог Сергей Лаврентьев фикеренчә, “туры линия”дә төбәк җитәкчесенә юлланган сорауларның күплеге (узган елда алар икеләтә азрак иде) республика халкының Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм аның идарә командасына ышанычы турында сөйли.
– Республикада барган хәлләр халыкны кызыксындыра, аларга Радий Хәбировның шәхесе дә кызыклы, безне киләчәктә ниләр көткәнен белү дә мөһим. Күренеп тора: Башкортстан белән республика буенча эш сәфәрләрендә еш йөрүче, төбәктәге хәлне яхшы белүче, кешеләр белән очрашучы, аларның кәефләрен һәм проблемаларын белүче кеше җитәкчелек итә. Ә кешеләрнең үз проблемалары белән уртаклашуы аларның властька ышанычы турында сөйли, – диде Сергей Лаврентьев. – Радий Хәбиров уңайсыз тоелган сорауларга да гадел җавап бирде, мәсәлән, үзенең “отставкасы” турындагы имеш-мимешләрне шәрехләде. Сөйләшү гадел һәм ачыктан-ачык килеп чыкты.
“Туры линия” барышында конкрет мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелде, СВОда катнашучыларга зур игътибар бирелде.
Шәһәр һәм район җитәкчеләре, министрлар элемтәдә булды, күп кенә мәсьәләләр шунда ук туры эфирда хәл ителде, контрольгә алынды. “Туры линия” конструктив фикер алышуга һәм килеп туган проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән иде.
Башкортстан Башлыгы киләчәктә төбәкнең үсеш юнәлешләрен дә билгеләде, безнең икътисадның үсеш кичерүен, инвестицияләрнең үсүен, федераль акчалар җәлеп ителүен сөйләде. Шунысы мөһим: СВОда катнашучылар, аларны реабилитацияләүгә, аларның проблемаларын хәл итүгә аерым игътибар бирелде. Бу символик мәгънәгә ия, чөнки киләсе ел Башкортстанда “СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы” дип игълан ителде. Махсус хәрби операция ветераннары да “туры линиядә” булды һәм алар республика күрсәткән ярдәм һәм игътибар турында сөйләде.
Фото: bashinform.ru