+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 декабрь 2024, 06:12

“Халык республика Башлыгына ышаныч күрсәтте”

Сәясәтче Николай Евдокимов республика Башлыгы Радий Хәбиров белән үткән "туры эфир" турында үз фикерләрен белдерде.

“Халык республика Башлыгына ышаныч күрсәтте”“Халык республика Башлыгына ышаныч күрсәтте”
“Халык республика Башлыгына ышаныч күрсәтте”

3 декабрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров туры эфирда халык белән аралашты. Сораулар төрле темаларга кагылды, әмма барыннан да ныграк халыкны юл, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү проблемалары кызыксындырды. Республика Башлыгына 8 меңнән күбрәк сорау килгән булган. Аларның һәркайсы тикшелерәчәк, дип белдерде соңрак Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы чыгышында үзенең йөкләмәләре турында да сөйләде. Бу җәһәттән сәясәтче Николай Евдокимов соңрак үз фикерен белдерде.
— Йөкләмәләр бирү — һәрбер җитәкченең төп эше. Ә Радий Хәбиров йөкләмәләрне район, шәһәрләргә эш сәфәре белән барганда бирә. Ягъни ул анда урындагы халык белән очраша, аларның проблемаларын үз күзләре белән күрә һәм шунда ук башкарма властька аны хәл итү юлларын эзләргә йөкләмә бирә. Әмма монда тагын да бер үзенчәлекне атап үтәсем килә: Радий Фәрит улы бу хәлләрне үз контроленә ала. Чыгышы вакытында ул үзе дә моны ассызыклады. Ул әйткән икән — димәк, бу мәсьәлә, һичшиксез, хәл ителәчәк.

Районнарга эш сәфәре вакытында ул шунда ук хәл ителәсе проблемаларны да күрә, ә кайберләренә берничә ел да кирәк булырга мөмкин. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы республика халкына сабыр булулары өчен рәхмәтләрен дә белдерде.

Әлбәттә, республика Башлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләрен халык күрә. Монда бернинди дә гаделсезлек булырга мөмкин түгел. Әмма шушы берничә сәгать эчендә генә дә Радий Хәбировка бик күп мөрәҗәгать килүен исәпкә алсак, халыкның аңа, чыннан да, ышануын күрәбез. Димәк, ул әйткән йөкләмәләрнең үтәләчәгенә халык шикләнми, — диде ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас