+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 декабрь 2024, 09:39

Ялта Халыкара икътисади форумы Уфада старт алды

Уфада VI Ялта Халыкара икътисади форумы эшли башлады. Халыкара бизнес атналыгының өченче көне аңа багышланган. Форум халыкара икътисади хезмәттәшлеккә, туризм, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать кебек икътисадның төп тармакларын үстерүгә бәйле икътисади һәм инвестицион мәсьәләләрне тикшерүгә багышланган.

Ялта Халыкара икътисади форумы Уфада старт алдыЯлта Халыкара икътисади форумы Уфада старт алды
Ялта Халыкара икътисади форумы Уфада старт алды

Эшлекле программа халыкара экспертлар форумыннан башланды. Катнашучылар, шулай ук, Азов буеның тотрыклы үсеше стратегиясе һәм санкцион киртәләрне җиңү мөмкинлекләре турында фикер алыша, сәнәгать үсешенең яңа нокталарын өйрәнә. Аерым секцияләр төзелеш тармагына, шифаханә-курорт туризмын, халык-сәнгать кәсепләрен үстерүгә, Кырымның шәраб хуҗалыгы базарларын үзләштерүгә багышланган. Экспертлар яңа сәүдә маршрутлары һәм диңгез капкаларының роле турында сөйләшәчәк. Кырымның Русия составына кайтуының 10 еллыгына нәтиҗә ясалачак.

Форумның төп вакыйгасы - «Мин һәм без - күпполярлы дөнья. Яңа икътисади чынбарлык" дип аталган пленар утырышы булачак.

- Бу - икътисади һәм сәяси көн тәртибендәге әһәмиятле вакыйга. Форумда Русиянең күп кенә төбәкләре вәкилләре генә түгел, чит ил кунаклары да катнаша. Ялта Халыкара икътисади форумын уздыру факты үзе илебезне изоляцияләү омтылышларының тулысынча уңышсызлыгы турында тагын бер кат дәлилли. Быел форумның мәйданчыгы Уфа булуында аерым бер символизм бар. Башкортстан Республикасы - Русиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Без Кырымга күрсәткән зур ярдәмнәре өчен рәхмәтле, – диды Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов.

Фото: ibw-bashkortostan.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас