Яшь әти-әниләр, балаларын бер өйдә калдырып чыгып киткәннәр. «Башинформ» агентлыгына Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2024 елның ноябрендә полициягә шәһәрдә яшәүче бер хатын-кыз октябрьдә өйдән чыгып киткән һәм 9 айлык улы калган 21 яшьлек оныгының кайтмавы турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре Степан Кувыкин урамындагы фатирга чыктылар.
"2024 елның февралендә туган малайның әти-әнисе бер ай чамасы элек өйдән киткән һәм аларның кайда булуы билгесез. Борчылган туганнары полициягә мөрәҗәгать итә һәм бала турында кайгыртуны үз өстенә ала. Табиблар тикшергәндә баланың ябык булуы һәм аның физик үсеше яшенә туры килмәве ачыкланган", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Тәртип сакчылары «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәрләре ябыккан сабыйның әти-әнисен тапканнар һәм аларны тикшерү гамәлләре уздыру өчен бүлеккә китергәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, берничә ай дәвамында ата-аналар, ярдәмсез баланы ялгыз калдырып, берничә тапкыр өйдән чыгып киткәннәр, шулай ук аның сәламәтлеге торышын күзәтмәгәннәр. Опека органнары карары буенча баланы туганнарына тапшырганнар.
Фото: "Башинформ" агентлыгы