Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туры элемтә барышында аның биш еллык эшчәнлеген бәяләүгә кагылышлы сорауга җавап бирде.
"Мин үземне ничек бәяли алам? Мөгаен, кешеләр бәяләр. Беләсезме, мин бернинди билге дә көтмим, Мин Башлык сыйфатында үз эшемне башкарам, үземне кайдадыр тәнкыйтьлим. Үзеңне үзең бәяләгәндә тагын эчке бәя бар. Мин үз-үземә әйтәм: "Әйе, менә монысын мин эшләдем, ә монысы юк". Калганы - бу бурыч, ассызыклыйм, минеке түгел. Минем уйларым моның белән мәшгуль түгел", — диде Башкортстан Башлыгы.
Республика үсешенә килгәндә, төбәк Башлыгының эше бик катлаулы чорга туры килде.
"Ковид та булды, махсус хәрби операция, вакыт һәрвакыт үз бурычларын куя. Безгә цунамины гына кичерәсе калды, ләкин цунами безгә кадәр килеп җитмәс дип өметләнәм. Без катлаулы, әмма кызыклы үсеш елларын, ниндидер казанышлар кичерәбез. Һәр чор кызыклы. Ир-ат ниндидер катлаулы ситуацияләрне җиңеп чыгу өчен туган, шуңа күрә бу кызыклы эш", - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Александр Кобыскан аның фикерен куәтләп, болай ди: "Радий Хәбиров үз эшчәнлеген объектив бәяли. Чөнки ул башкарган эшләр - бу елларда тормышка ашырылган бик зур проектлар исемлегендә. Алар барысы да озак елларга каралаган, шуңа күрә аларны дәвам итәргә һәм төгәлләргә кирәк. Шуңа да төбәк җитәкчесе үз эшенә бәяне шушы вакыт аралыгына таянып бирә. Алда әле бик күп дәүләт программаларын тормышка ашырасы бар".
Фото: "Башинформ"