-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь , 13:40

Урманчылар паркы - киләчәк өчен!

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Вәлиев республика Башлыгы Радий Хәбиров үткән "Туры эфир" турында үз фикерләрен белдерде.

Урманчылар паркы - киләчәк өчен!
Урманчылар паркы - киләчәк өчен!


3 декабрьдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров туры эфирда халык белән аралашты. "Туры эфир"да территорияләрне төзекләндерү буенча да сорау яңгырады. Аларның берсе Уфадагы Урманчылар паркына кагылышлы булды. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Вәлиев республика Башлыгы Радий Хәбировтан популяр ял итү зонасы тирәсендә төзелешләр булачакмы икәнлеге кызыксындырды.
- Йорт салучылар парк зоналарында төзелеш белән кызыксыну күрсәтә, бу – кем әйтмешли, отышлы бизнес. Әмма Уфадагы “Башкортстан урманчылары” паркына килгәндә, аның федераль законнар белән яклану дәрәҗәсе югары: бу – шәһәр урман зонасы. Бу – җитди фактор. Гамәлдәге хокукый нигез җитәрлек дип саныйм. Бу мәсьәләдә властьның фикере, иҗтимагый контроль, кешеләрнең позициясе бар.
Бүген мин әлеге паркта булдым, кешеләр белән аралаштым. Хәтерлим, мин республикага кайткач, анда булдым һәм халык белән очраштым. Бик күп кеше җыелган иде, алар тәртип урнаштыруны сорады. Һәм чираты җиткәч, паркны тәртипкә китердек. База бурычларын үтәдек – юллар ясадык, яктырткычлар куйдык, чистарттык. Минемчә, бүген парк үзенең икенче яшьлеген кичерә. Бу – бик яхшы урын, Уфаның йөзек кашы. Анда яхшы ял итәргә һәм вакытны файдалы үткәрергә мөмкин, - дип җавап бирде Радий Фәрит улы.
- Урманчылар паркы - гади генә парк түгел. Аның үз тарихы, үзенчәлекләре дә бар. Монда урманнарда яши торган хайваннар, сирәк үсә торган үсемлекләр дә сакланган. Мин әлеге парктан ерак түгел урнашкан 49нчы мәктәптә укыдым. Мәктәбебездә "Яшел патруль" эшли иде. Без паркка барып, экологик акцияләр, слетлар үткәрә идек, шуңа күрә дә ул миңа бик якын. Мондый уникаль паркны, әлбәттә, саклап калырга кирәк. Минем сорауга Радий Фәритович җавап биргәч, киләчәктә дә аның урман зонасы булып калырына ышанычым артты. Бу бигрәк тә киләчәк буын өчен кирәк. Мин шуны да өстәп әйтер идем, соңгы елларда Башкортстанның төрле районнарында, кече шәһәрләрендә дә территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү эшләре актив алып барыла. Бу да республика Башлыгының тырышлыгы, башлангычында икәнлекне ассызыкларга кирәк, - диде журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Вәлиев.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: