Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматы буенча, «Уфа шәһәрен көнбатыш урап узу» автоюлының 50нче чакрымында "LADA Granta" автомобиле водителе иярчен юнәлештә хәрәкәт итүче йөк автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "LADA Granta" автомобиле водителе һәм пассажиры һәлакәт урынында һәлак булган.
Берникадәр вакыттан соң шул ук урында "Nissan" һәм "Toyota" автомобильләре катнашлыгында тагын бер юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә "Nissan" автомобилендә булган 10 яшьлек кыз зыян күргән. Ул дәваханәгә озатылган.
Әлеге авария буенча килеп чыккан хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен кирәкле чаралар үткәрелә.
Фото: ЮХХДИ