+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 декабрь 2024, 06:31

Башкорт аты - халкым коты!

3 декабрьдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров туры эфирда халык белән аралашты. Сораулар "Башкорт аты" проекты темасына да кагылды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, проект - ат үрчетү һәм кымызчылык традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Башкорт аты - халкым коты!Башкорт аты - халкым коты!
Башкорт аты - халкым коты!

Исегезгә төшерәбез, “Башкорт аты” халыкара фестивале Баймак районында 2022 елның 29 июленнән 30 июленә кадәр Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән үтте һәм шуннан бирле ел саен уздырыла. Фестиваль төбәктә ат үрчетү, кымызчылык һәм халык һөнәрләре традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, башкорт токымыннан булган атның баш саны арттыруга һәм аларны популярлаштыруга юнәлтелгән.

- Чара - безнең бабаларыбызга, тарихыбызга һәм башкорт халкының тугры дусты - атка хөрмәт күрсәтү. Бу бәйрәм халыкара чарага әйләнә, елдан-ел чит ил делегацияләре саны арта, - диде Радий Хәбиров. - Фестивальнең максаты - елкычылыкны, традицион кымызчылыкны үстерүгә игътибар итү. Бу шулай ук фәнни бәйрәм дә. Без монда башкорт атын ничек саклап калу турында бик күп фикер алышабыз. Узган ел “Роспатент”тан "Башкорт аты" исемен куллану хокукына таныклык алдык. Хәзер безнең барыбызга да бу гаҗәеп генофондны саклап калу өстендә эшләргә кирәк.

Тарих фәннәре кандидаты, Уфа Фән һәм технологияләр университетының (УУНиТ) икътисади теорияләр кафедрасы доценты Илфат Сәмсетдинов ассызыклаганча, Башкорт атлары иң чыдам токым буларак билгеле. Алар эссегә дә, салкынга да чыдам, тирләмиләр, авырмыйлар. Аларның тояклары да ныклы. Тау-ташлар арасында йөри алуы белән дә кыйммәтле бу токым. Шулай ук авыр йөкләрне тарталар. Ат ите аллергия бирми, ә сөтеннән искиткеч эчемлек - кымыз ясыйлар. Кыскасы, башкорт аты бик күп сыйфатлары буенча башка токым атларга ал бирми, һәм ул – безнең республиканың чын горурлыгы!

Радий Хәбиров “Башкорт аты” проектының төбәктәге башка районнарга да җәелдерелүе хакында искәртеп узды. Шулай итеп, Чишмә районында Турахан мавзолее янында Евразия күчмә цивилизацияләр музееның визит-үзәге янында башкорт аты үзәге төзеләчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас