+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 декабрь 2024, 07:20

“Туры линия” эшлеклелек белән аерылып торды

Республика Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән “Туры линия”не шәрехләде. Эксперт билгеләп үткәнчә, “Туры линия” бары тик эшлеклелек белән аерылып торды, анда гади сораулар булмады.

“Туры линия” эшлеклелек белән аерылып торды“Туры линия” эшлеклелек белән аерылып торды
“Туры линия” эшлеклелек белән аерылып торды

– Радий Хәбиров этноконфессиональ тынычлыкны саклау белән бәйле мөһим теманы – тышкы көчләрнең башкорт җәмгыятен бүлү һәм республикадагы хәлне тотрыксызландырырга маташуга бәйле очракларны билгеләне. Аларның төбәктәге эшчәнлегенә карата хәзерге вакытта мәгълүмати каршы тору җайга салынган, махсус хәрби операцияне һәм республикада уздырыла торган милли сәясәтне дискредитациләүгә юнәлтелгән чит илдән чыккан фейклар ачыклана, – диде Марат Мәрданов. – Шул ук вакытта, күрүебезчә, Башкортстан Башлыгы милли мәдәният, әдәбият мәсьәләләренә җитди игътибар бирә, тарих, мәгариф, Русия һәм Башкортстан үсешенә саллы өлеш керткән шәхесләр турында хәтерне саклау өлкәсендә зур эш башкарыла. Радий Фәрит улы Хәбиров тарафыннан билгеләнгән Мидхәт Шакиров һәм Зыя Нуриевка һәйкәлләр салу турындагы планнар республика халкы тарафыннан уңай кабул ителеренә ышанам.

Эксперт билгеләп үткәнчә, Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү мәсьәләсе тулысынча ачылды. Төбәк мәгълүмат киңлегендә агымдагы елда бу тема билгеле бер резонанс тудырды, ул Русиягә каршы тышкы көчләр тарафыннан да файдаланылды. Әмма бүген һәйкәлне реставрацияләү процессын яктырту буенча комплекслы карарлар кабул ителде. Болар хакында “Туры линия”дә Радий Хәбиров җентекле сөйләде.

– Тышкы каршылыкларга карамастан, республика милли гимназияләр һәм полилингваль мәктәпләрне үстерү программасын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Радий Хәбировның күбесенчә марилар яшәүче Мишкә районында милли мәгариф мәсьәләсенә күрсәткән игътибары Башкортстанда алга таба да үз халкының телен һәм мәдәниятен саклауга өстенлек биреләчәген күрсәтә, бу республикада милләтара мөнәсәбәтләр өчен уңай нигез булып тора, - диде Марат Мәрданов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас