+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 декабрь 2024, 07:54

Авариядә 13 яшьлек үсмер үлгән...

Ул машина урлап, дуслары белән Туймазы урамнары буенча җилдереп йөргән.

Туймазыда 13 яшьлек үсмер төнлә урланган автомобилендә һәлакәткә очраган. Билгеле булганча, малай үзенең дусларын ВАЗ-2110 автомобилендә йөртергә карар кылган.

Фабричная урамында ул идарә итүне башкара алмага һәм юл читенә чыгып очкан. Нәтиҗәдә егет һәлак булган, аның гәүдәсен зыян күргән машинадан коткаручылар чыгарган. 15 һәм 17 яшьлек ике пассажир җәрәхәтләр белән дәваханәгә китерелгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.

Фото: ЮХХДИ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас