+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 декабрь 2024, 10:06

Балаларны һәм гаиләләрне кайгырту — өстенлекле бурыч

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина республика Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтәдә балалар һәм балалы гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына кагылышлы шактый күп сораулар яңгыравын билгеләде.  

Балаларны һәм гаиләләрне кайгырту — өстенлекле бурычБалаларны һәм гаиләләрне кайгырту — өстенлекле бурыч
Балаларны һәм гаиләләрне кайгырту — өстенлекле бурыч

“Радий Хәбиров яңа медицина, тернәкләндерү үзәкләре, яңа микрорайоннарда мәктәпләр ачу, мәгариф учреждениеләрен ремонтлау, мәктәп туклануы мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Чөнки республикада башкарылган барлык эшләр дә, гаиләләребез, балаларыбыз уңайлы шартларда, хәвефсезлектә яшәсен өчен, кешеләр өчен эшләнә. Болар барысы да безнең киләчәгебез өчен булдырыла, - ди Ольга Панчихина. — Иң мөһиме, балалар үзләре дә бу эш белән кызыксына, аларга шәһәрдә, районда, үзләре яшәгән мохиттә нәрсә булачагы кызык. Моны без үзебез туры эфирда күрдек. Һәм бу шулай ук аларның катнашы һәм битараф булмавы турында сөйли. Башкортстан Башлыгының бу сорауларга бик ихлас җавап бирүе игътибарга лаек, хәтта катнашучыларның берсе аның кабинетына чакырылачак”.

Фото: “Башинформ”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас