Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туры элемтә барышында транспорт реформасы һәм юл инфраструктурасына кагылышлы сорауга җавап бирде.
Бу – бик җитди тема, хәл кайбер урыннарда камил түгел. 5 мең автобус, 200 берәмлек трамвай сатып алырга мөмкин. Әмма транспорт системасы җайга салынмаса, бу тиешле нәтиҗә бирмәячәк. Бу эшнең билгеле бер өлешен үтәдек – техниканың күп өлешен яңарттык, “Алга” бердәм транспорт картасын эшләтеп җибәрдек.
Безгә брутто-контрактларга күчәргә тәкъдим иттеләр. Нәрсә бу? Без ташучы хезмәтләре өчен түлибез. Ул билгеле бер күләмдә акча эшләргә тиеш, ә акча эшләмәсә – республика түләячәк. Нәтиҗәдә, пассажирлар өчен билетлар хакын субсидияләргә, яки тарифларны күтәрергә туры килер иде. Шуңа күрә бу системага күчмәдек. Әмма эшне дәвам итәбез, фикер алышабыз.
- Республика Башлыгы белән "Туры элемтә" вакытында транспорт ситемасына, юл инфраструктурасына кагылышлы сораулар күп була, билгеле, - диде Николай Евдокимов. - Чөнки бу өлкәләр халык яшәешенең көзгесе булып тора. Юл инфраструктурасына килгәндә, Уфадагы "Көнчыгыш чыгу юлы", республика аша узган "Мәскәү-Екатеринбург" юлы төзелеше Радий Хәбировның беренче сайлану срогына туры килде һәм юлларны төзекләндерү, яңа юллар салуда кискен алга китешне тәэмин итте. Әйтик, Екатеринбургта башланган юл белән башкалага тизрәк барып җитеп булачак. Җәмәгать траспортына кагылышылы чишеләсе мәсьәләләр бар әле. Әмма бу өлкәдә дә максатлар куелды, аларны үтәү вакыты билгеләнде. Нәтиҗәсе озак көттермәс дип ышаныйк.
Фото: "Башифнорм"