Төбәктә IT-ипотека үсеш ала. Федераль программа гамәлдә булган чорда республикага 9,5 миллиард сумнан артык акча җәлеп ителде. Узган елдан төбәк IT-ипотекасы эшли башлады. Аның шартлары буенча федераль процент ставкасын бер процентка субсидиялиләр, шул рәвешле Русиядә ипотека кредиты буенча процент йөкләнеше 6 процент тәшкил итә, ә Башкортстанда – 5 процент.
- Салым ташламалары гамәлгә кергәннән бирле бюджетка керемнәр кимемәде генә түгел, киресенчә, артты. Шуңа күрә без бу ярдәм чарасын тагын өч елга озайтырга тәкъдим иттек, - диде Геннадий Разумикин.
Башкортстан «Мәгълүматлар икътисад» яңа гомумдәүләт проекты кысаларында IT-тармакка ярдәм итү алымнарын җайлаштыруны дәвам итә. Башкортстан Башлыгы ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде һәм эшне дәвам итәргә кушты.
Фото: glavarb.ru