+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 декабрь 2024, 13:30

Радий Хәбиров халыкка ышаныч һәм актив позиция өчен рәхмәт әйтте

10 декабрьдә Башкортстан Хөкүмәтенең атналык оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 3 декабрьдә узган “Туры линия” нәтиҗәләре турында фикер алышты.

Радий Хәбиров халыкка ышаныч һәм актив позиция өчен рәхмәт әйттеРадий Хәбиров халыкка ышаныч һәм актив позиция өчен рәхмәт әйтте
Радий Хәбиров халыкка ышаныч һәм актив позиция өчен рәхмәт әйтте
Төбәк җитәкчесенә барлыгы 9,5 мең мөрәҗәгать килгән, шул исәптән 276 видеоролик. Халык социаль челтәргә – 4,5 мең, телеграм-бот аша – 3,1 мең, Башкортстан Башлыгы сайтына – 1,3 мең сорау һәм “Кире элемтә” платформасы аша 600 мөрәҗәгать җибәргән.

- 246 мөрәҗәгать эшләнде инде, шул исәптән ашыгыч мөрәҗәгатьләр дә, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Мәсәлән, “Туры линия” вакытында малай сөйләгәнчә, аның уен приставкасын урлаганнар. Хокук саклау органнарының оператив гамәлләре нәтиҗәсендә җинаять шундук диярлек ачылган. Тиз җавап биргәнегез өчен рәхмәт.

Калган мөрәҗәгатьләр эшкәртү процессында. Шуларның 6400е эшкә җибәрелгән инде, ә 1 001 мөрәҗәгать якындагы ике айда хәл ителергә тиеш. Алар өстендә эшләүне муниципалитетлар башлыклары республика Хөкүмәте әгъзалары белән берлектә координацияли. Нәтиҗәләр турында беренчел хисап 2025 елның гыйнвар ахырына тәкъдим ителәчәк дип көтелә.

Кайбер мәсьәләләрне хәл итү өчен күбрәк вакыт таләп итәчәк. Мәсәлән, 302 мөрәҗәгать киләсе ел дәвамында ябылачак, 375 - ике ел дәвамында, ә 168 - ике елдан артык вакыт эчендә. Бу җентекләп эшләүне таләп итә торган катлаулы сорауларга кагыла.

Радий Хәбиров төбәк халкы өчен иң мөһим булган юлларны төзекләндерү һәм аларның торышы темасына аерым игътибар бирде. Башкортстан Башлыгы бу өлкәләрдә сыйфатлы эшләр башкарырга кирәклеген ассызыклады.

Радий Хәбиров халыкка ышаныч һәм актив позиция өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе шулай ук барлык җаваплы затларны да, барлык килгән мәсьәләләрне вакытында хщл итъ өчен, бурычларны үтәүгә җитди якын килергә чакырды.

- Кешеләрне нәрсә борчыганын без аңлыйбыз. Элек яңгыраган темалар актуаль булып кала бирә. Бу физкультура-савыктыру комплекслары төзү, территорияләрне төзекләндерү, юллар торышы. Бу бурычларны сыйфатлы үтәүгә игътибар итәргә кирәк. Бу - безнең эшнең мөһим күрсәткечләре, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Халык ышанычы өчен рәхмәт. Һәр сорау үз карарын табар дип ышанам.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас