+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 декабрь 2024, 06:40

Мәктәптән соң өенә кайтмаган...

Башкортстанда 15 яшьлек үсмерне эзләүдә ярдәм сорыйлар.

Мәктәптән соң өенә кайтмаган...Мәктәптән соң өенә кайтмаган...
Мәктәптән соң өенә кайтмаган...
Уфада “БашРегионСпас” эзләү отряды волонтерлары 15 яшьлек Арсений Колбинның югалуы турында хәбәр итәләр. Малай кичә, 10 декабрьдә, мәктәпкә киткән һәм кире өенә әйләнеп кайтмаган.
Үсмернең билгеләре: буе 160 сантиметр, какча гәүдәле, кыска саргылт-коңгырт чәчле, күзләре коңгырт төстә.
Кара-зәңгәр төстәге капюшонлы пуховик, кара-зәңгәр мәктәп костюмы һәм чалбар, ак кроссовкалар, “Лыжня России 2017” дип язылган аклы-зәңгәрле-кызыллы башлык кигән.
Арсенийның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да 112 яки 8-937-3-102-112 номерлары буенча шалтыратуны үтенеп сорыйлар.

 
 
Фото:поисковый отряд «БашРегионСпас»

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас