Анда республика җитәкчесе гаиләләр турында да сөйләде.
- Республикада 211 мең балалы гаилә бар. Агымдагы ел илдә Гаилә елы дип тә игълан ителде. Гаиләләр өчен дәүләт ярдәменең 40 төре булдырылды. "Госуслуги" порталында алар белән файдалану өчен навигатор эшли.
Күптән түгел генә гамәлә ашырыла башлаган ярдәмнәрнең берсе - күпбалалы гаиләләрдән булган колледж укучыларының уку өчен түләүләренең 50 процентын кире кайтару һәм бушлай юлларда йөрү. Шул ук вакытта, медиөина ярдәме кирәк булган балаларга игътибар арттыру кирәк.
Сәламәтлеге чикләнгән кешеләр турында кайгырту елында без «Салют» республика күп профильле комплекс ачтык, анда үзенчәлекле балаларга тернәкләндерү, мәгариф һәм медицина хезмәтләре күрсәтелә. Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән министрлыгыннан ведомствоара хезмәттәшлек, шулай ук балаларны ата-аналар белән бергә тернәкләндерү тәртибен эшләвен сорыйм. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларыннан килеп туган мәсьәләләрне законнар белән җайга салу зарурлыгын карау кирәк булачак.
Фото: bashinform.ru