Яңа ел алдыннан традицион рәвештә чыгымнар арта, һәм Русиядә күп кенә гаиләләр финанс йөкләнешен җиңеләйтү өчен өстәмә түләүләргә өметләнә. Әмма 2024 елда, экспертлар сүзләренчә, махсус бәйрәм түләүләре каралмаган.
Балалы гаиләләр нинди пособиеләр алачак?
Юрист Мария Федорова нинди пособиеләр түләнүе буенча түбәндәге аңлатма бирле:
* Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызлар бер тапкыр пособие алачак;
* Бала карау буенча пособие;
* Бала тууга яисә уллыкка алынуга бәйле айлык түләүләр;
* 3 яшьтән 7 яшькә кадәр һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балаларга түләүләр;
Бу түләүләр бәйрәмнәр белән бәйле түгел, әмма аларны күчерү, кагыйдә буларак, декабрь ахырына кадәр бара.
Эш бирүчеләрдән премияләр
Ялланып эшләүче күп кенә русиялеләр еллык бурычларны уңышлы үтәгән өчен премияләргә өметләнә. Әмма аларның билгеләнеше эш бирүчеләр карамагында кала һәм компаниянең финанс мөмкинлекләренә бәйле.
Ә пенсияләр белән нинди үзгәрешләр бар?
Пенсионерларга яңа ел түләүләре вәгъдә ителмәсә дә, 2025 елның гыйнварыннан аларны яхшы хәбәр көтә: страховка пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга да кагылачак, тоемлы финанс ярдәме булачак.
Шулай итеп, махсус түләүләр булмауга карамастан, Русия гаиләләре даими пособиеләргә, шулай ук эш бирүчеләрдән премияләргә исәп тота ала. Пенсионерлар исә пенсияләрнең артуын күрү өчен гыйнварны түземсезлек белән көтә.
Фото: zianzori.ru