- Шуны әйтәсем килә, әлеге ярдәм чаралары дәвам итәчәк.
Башкортстан 20 сынау төбәге исәбендә 2030 елга кадәр үзенең фәнни-технологик үсеш комплекслы программасын эшләде. Югары белем, фән һәм инновацион эшчәнлек өлкәсендәге мөһим бурычларны хәл итү өчен мин Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзергә карар кылдым. Хөкүмәт структурасына үзгәрешләр кертүегезне сорыйм. Киләсе елның 1 февралендә Дәүләт комитеты эшли башларга тиеш.
Февральдә ил Президенты катнашлыгында Евразия НОЦы вузара кампусының беренче чиратын ачтык. Бүген биредә 21 фәнни юнәлеш буенча 18 лаборатория эшли. Икенче чират кысаларында якын көннәрдә геном үзәген төзеп бетерәчәкбез. Биредә шулай ук биоинформатика үзәге һәм IT-белгечләр әзерләү өчен Саклык банкының илдәге иң эре «21 нче мәктәбе» эшләячәк. 4 меңнән артык урынга исәпләнгән административ һәм торак биналар комплексы төзелешен алып барабыз. Без кампусның төп өлешен – гомуми мәйданы 120 мең квадрат метрдан артык булган җиде манараны төзи башладык, - диде ул чыгышын дәвам итеп.
Фото: прокампус.рф