+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 декабрь 2024, 12:28

"Без халыклар дуслыгы өчен тырышабыз!"

Шушы көннәрдә Уфа янә илнең мәдәни-тарихи үзәгенә әверелде. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съездына илнең төрле почмакларында яшәүче башкортлар җыелды.

"Без халыклар дуслыгы өчен тырышабыз!""Без халыклар дуслыгы өчен тырышабыз!"
"Без халыклар дуслыгы өчен тырышабыз!"

Алар башкорт телен саклау һәм үстерү, гореф-гадәтләрне тергезү, тарихны барлау, милләтнең киләчәген булдыру буенча төрле чараларда катнаша. Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Сатават Юлаев премиясе лауреаты Хөрмәтулла Үтәшев та бу җәһәттән үз фикерләрен белдерде.

- Мин бүген пленар өлештә чыгыш ясалым. Анда башкорт халкының, ыруларның тарихы турында сүз барды.
Түңгәвер ыруына республиканың Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнарында яшәүче бик күп башкортлар керә. 2021 елдан башлап һәр елны без шушы районнарда съезд үткәрәбез. Былтыр, мәсәлән, Хәйбулла районында шундый чара булды. Быел эстафета Бөрҗән районына күчте. Әлеге чарада шушы төбәкләрдә яшәүче башкортларның үткәне, ил тарихындагы роле турында сөйләшәбез. Чара кысаларында шулай ук билгеле якташларыбызга тактаташ, бюстлар ачу, китаплар чыгару да каралган.

Соңгы вакытта, әлбәттә, сүз - махсус хәрби операциядә катнашучылар турында. Былтыр, мәсәлән, съездда маскировка челтәрләрен бәйләүче хатын-кызларны билгеләдек. Шулай ук әлеге вакытта СВО зонсында булган ир-егетләргә, аларның гаиләләренә төрлечә ярдәм күрсәтәбез. Аларны съезд вакытында да билгелибез. Гомумән, башкорт халкы гасырлар дәвамында илебез тынычлыгын саклаучы, аның киләчәген билгеләүче милләт буларак билгеле. Әлеге катлаулы заманда да без илебезне сакларга, милләтләрнең дус-тату булып яшәвенә зур көч салабыз, - диде Хөрмәтулла Газзали улы.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас