+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 декабрь 2024, 05:58

"Уфа елдан-ел яхшырак, уңайлырак булырга тиеш"

12 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Төбәк җитәкчесе җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру темасына да тукталды.

"Уфа елдан-ел яхшырак, уңайлырак булырга тиеш""Уфа елдан-ел яхшырак, уңайлырак булырга тиеш"
"Уфа елдан-ел яхшырак, уңайлырак булырга тиеш"

Радий Хәбиров искәрткәнчә, агымдагы елда Башкортстан уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I милли премия лауреаты булды, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр саны буенча 4нче урынга чыкты. Җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча Башкортстан – беренче урында. Быел Башкортстанда 123 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде, 2025 елга тагын 94 территорияне төзекләндерү планлаштырыла.

Төбәк Башлыгы быел 450 еллыгын билгеләп үткән республика башкаласы Уфаны төзекләндерүгә аерым тукталды.

- Уфа үзенең юбилеен яңартылган мәйданнар, парклар һәм скверлар, мөһим социаль объектлар белән каршылады. Башкала - бөтен республиканың йөзе, һәм ул елдан-ел яхшырак, уңайлырак булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Аннары ул Уфаны төзекләндерүнең 2025 елда гамәлгә ашырыла башлаячак төп планнарын әйтте.

- Халык күптән Уфада зоопарк булдыруны сорый. Без аны Урманчылар паркында булган вольерлар урынында төзиячәкбез. Анда матур булачак, ә иң мөһиме - хайваннар лаеклы шартларда тотылачак, - дип белдерде ул.

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Вәлиев һәрвакыт территорияләрне төзекләндерү темасының мөһимлелеге хакында ассызыклый. Ул популяр ял итү зонасы - Урманчылар паркы тирәсендә төзелешләр булдырмау идеясен алга этәрә.

- Йорт салучылар парк зоналарында төзелеш белән кызыксыну күрсәтә, бу – отышлы бизнес. Әмма Уфадагы “Башкортстан урманчылары” паркына килгәндә, аның федераль законнар белән яклану дәрәҗәсе югары: бу – шәһәр урман зонасы. Бу – җитди фактор. Гамәлдәге хокукый нигез җитәрлек дип саныйм. Бу мәсьәләдә властьның фикере, иҗтимагый контроль, кешеләрнең позициясе бар. Без паркны тәртипкә китердек. База бурычларын үтәдек – юллар ясадык, яктырткычлар куйдык, чистарттык. Минемчә, бүген парк үзенең икенче яшьлеген кичерә. Бу – бик яхшы урын, Уфаның йөзек кашы, - диде Радий Фәрит улы.

- Урманчылар паркы - гади генә парк түгел. Аның үз тарихы, үзенчәлекләре дә бар. Монда урманнарда яши торган хайваннар, сирәк үсә торган үсемлекләр дә сакланган. Мин әлеге парктан ерак түгел урнашкан 49нчы мәктәптә укыдым. Мәктәбебездә "Яшел патруль" эшли иде. Без паркка барып, экологик акцияләр, слетлар үткәрә идек, шуңа күрә дә ул миңа бик якын. Мондый уникаль паркны, әлбәттә, саклап калырга кирәк. Минем сорауга Радий Фәритович җавап биргәч, киләчәктә дә аның урман зонасы булып калырына ышанычым артты. Бу бигрәк тә киләчәк буын өчен кирәк. Мин шуны да өстәп әйтер идем, соңгы елларда Башкортстанның төрле районнарында, кече шәһәрләрендә дә территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү эшләре актив алып барыла. Бу да республика Башлыгының тырышлыгы, башлангычында икәнлекне ассызыкларга кирәк, - диде журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Шамил Вәлиев.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас