+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 декабрь 2024, 11:30

Пассажирларга уңайлы шартлар булсын!

Башкортстанда Уфа белән Мәскәү арасында тимер юл элемтәсе яңартылды.

Пассажирларга уңайлы шартлар булсын!Пассажирларга уңайлы шартлар булсын!
Пассажирларга уңайлы шартлар булсын!

Бүген, 15 декабрьдә, 49/50 номерлы Уфа–Мәскәү тизйөрешле поезды беренче рейска китте. Поездны тантаналы рәвештә озатуда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Газизов катнашты. Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко, Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников, Куйбышев тимер юлы – «Русия тимер юллары» җәмгыяте филиалы (территориаль идарә буенча) башлыгы урынбасары Дмитрий Новиков, Куйбышев тимер юлы – «Русия тимер юллары» җәмгыяте филиалы башлыгы урынбасары, пассажирлар ташу хезмәте башлыгы Алексей Ситников, «Федераль пассажир компаниясе» җәмгыяте Куйбышев филиалы башлыгы Владислав Губанов һәм башкалар катнашты.

- Бүгенге көндә бу иң кирәкле һәм популяр юнәлешләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә илебез башкаласы белән туры тимер юл элемтәсен тергезү – республика өчен әһәмиятле вакыйга. Ел саен республикада ерак араларга йөри торган поездлардан 1 миллионга якын пассажир файдалана. Ышанам, Уфа – Мәскәү – Уфа маршруты буенча поездның яңа составын эшләтеп җибәрү белән аларның саны артыр әле, - дип белдерде Рөстәм Газизов.

 

Фото:  pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас