+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 декабрь 2024, 06:59

Андрей Омельчук вузара кампус эше белән танышты

"Ышаныч, хезмәттәшлек һәм команда белән эшләү — киләчәк инновацион мохит уңышының нигезе".

Андрей Омельчук вузара кампус эше белән таныштыАндрей Омельчук вузара кампус эше белән танышты
Андрей Омельчук вузара кампус эше белән танышты

Русия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук Уфа кампусы резидентларының фәнни лабораторияләрен карады - Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ, УДНТУ һәм УУНиТ, «Киләчәк моторлары» берләшмәсе һәм «Берлога» киберфизика инновацияләре остаханәсе эшчәнлеген бәяләде.

Русия Федерациясе Фән һәм югары белем Мминистрлыгы вәкилләре өчен IQ-паркның фәнни лабораторияләре һәм инновацион киңлекләре буенча экскурсия «Кампуслар белән идарә итүнең нәтиҗәле модельләрен формалаштыру» стратегик сессиясе кысаларында узды.

Кунаклар продуктлар линейкасын гамәлгә ашыру һәм фәнни лабораторияләрне җиһазлау, республика предприятиеләре белән хезмәттәшлекне оештыру кысаларында кампус ирешкән уңышларны билгеләп үттеләр.

- Быел өстәмә рәвештә ачылган Евразия НОЦ индустриаль лабораторияләре дә уңай бәя алды. Кампус эше кысаларында Индустриаль партнерлар белән багланышларны көчәйтү зарурлыгы аерым ассызыкланды – бу бурычны бүген Евразия НОЦы башкара, - диде Башкортстан Республикасы фәнни-мәгариф үзәгенең идарәче компаниясе директоры Наталия Латыйпова.

Стратегик сессиядә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы, дәүләт хакимиятенең төбәк органнары, фәнни һәм мәгариф оешмалары вәкилләре, партнерлар һәм бенефициарлар, шулай ук сайлап алуның беренче һәм икенче дулкынында төзелә торган кампусларның проект офислары вәкилләре катнашты.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас