+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 декабрь 2024, 05:50

Бәйрәмдә балаларга игътибарлы булыгыз!

Әгәр кечкенә балагыз булса, чыршыга пыяла уенчыклар элмәгез!

Бәйрәмдә балаларга игътибарлы булыгыз!Бәйрәмдә балаларга игътибарлы булыгыз!
Бәйрәмдә балаларга игътибарлы булыгыз!

Ул ватылса, кыйпылчыклар баланы яралый ала. Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре тагын нинди саклык чараларына игътибар итәргә кирәклеген искәртә:

Иң мөһиме: балагызны караучысыз калдырмагыз.

Чын чыршы урынына йомшак энәле ясалма чыршы куегы, шулай булса, балагыз аның шырпысына кадалмый.

▫ Зур булмаган чыршы кую яхшырак – әгәр ул саксызлык очрагында егылса, бала җәрәхәт алмаячак.

Чыршыны беркетеп куярга кирәк, ул селкенмәсен, яки аның нигезе киң һәм авыр булсын.

Бала менәргә мөмкин булган җиһазлар янына чыршыны куймагыз - уенчыклар артыннан сузылса, ул егылырга мөмкин.

Чыршыны агач яки пластик уенчыклар белән бизәгез. Уенчыклар зур булырга тиеш, сабый аларны авызына ала алмасын. Шулай ук аларда вак декор булырга тиеш түгел.

Чыршыга гирлянда, мишура элмәгез – бала аларны тартып, агачны төшереп җибәрергә мөмкин. Аларны биек урыннарга элеп кую яхшырак, сабый кулы җитмәсен.

Батареяле светодиодлы гирляндалар кулланыгыз. Аларда түбән киеренкелек – хәтта бала чыбыкны өзсә дә, куркыныч юк.

Розеткаларга заглушкалар куегыз, ә гирлянда чыбыкларын тартмага җыегыз.


#ОбъясняемРФ #ОбъясняемБашкортостан

Автор:Резида Валитова
Читайте нас