Ул "Мечталлион" тиражында 1 млн сум откан. Билет 12 декабрьдә Уфада Русия урамы, 147 адресы буенча урнашкан сәүдә ноктасында сатып алынган.
"Гослото" уенда катнашучыларны билетларын тикшерергә чакыра. Моны QR-код буенча эшләү җиңелрәк.
"Уфадан билгесез җиңүченең бәхетле билеты кесә телефоны номерына "бәйләнмәгән" иде, шуңа күрә ул үзенең җиңүе турында белмәскә дә мөмкин. Мондый очракларда без төбәктә җиңүчене эзләү турында игълан итәбез, чөнки кеше җиңү турында смс-хәбәр алмаган һәм, бәлки, приз уйнатуның туры трансляциясен карамаган булырга мөмкин", - дип билгеләп үттеләр Бөтенрусия дәүләт лотереяләре бренды матбугат хезмәтендә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.