+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 декабрь 2024, 06:17

"Республика Башлыгы фәнне үстерүгә җитди караш күрсәтте"

12 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.

"Республика Башлыгы фәнне үстерүгә җитди караш күрсәтте""Республика Башлыгы фәнне үстерүгә җитди караш күрсәтте"
"Республика Башлыгы фәнне үстерүгә җитди караш күрсәтте"

Бу җәһәттән Русия Фәннәр академиясенең Металлларның үтә сыгылмалылыгы проблемалары институты фәнни җитәкчесе, академиянең мөхбир-әгъзасы, профессор, физика-математика фәннәре докторы Радик Мөлеков республиканың Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзелү турындагы хәбәрне бик уңай дип шәрехләде.

Аның фикеренчә, идарәнең яңа органы Русиянең технологик суверенитетын ныгытуга да ярдәм итәчәк.

— Әлбәттә, республика өчен бу - бик уңай момент, чөнки фәнни-технологик үсеш теләсә кайсы төбәкнең, гомумән, теләсә кайсы илнең дәрәҗәсен билгели, — дип ассызыклады галим. - Ул технологик суверенитетны ныгытуга ярдәм итә, бу бүген, катлаулы геосәяси вәзгыять фонында, аеруча актуаль.

Радик Мөлеков билгеләп үткәнчә, яңа дәүләт комитеты булдыру - бик яхшы идея.

- Безнең җитәкче энергияле, ачык, ул республикага килгәч, драйв барлыкка килде — аерым алганда, фәндә, - дип бәя бирде галим. - Евразия НОЦы безнең югары уку йортларын, профильле учреждениеләрне һәм ведомстволарны уртак проектлар өчен бер түбә астында берләштереп, үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Әлбәттә, биредә булачак комитетның максатларын һәм бурычларын җитди уйларга, амбициоз кадрлар составын сайларга кирәк, чөнки тарихта шәхесләрнең роле зур.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламада республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзергә кушты. Ул 1 февральдән эшли башларга тиеш.

Фото: resbash.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас