Премьер-министр Марат Касыймовка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, чөнки аның турыдан-туры катнашуы нәтиҗәсендә Фехтование үзәген планлаштырган вакытыннан күпкә иртәрәк сафка кертү мөмкин булды.
Тагын бер әһәмиятле объект - Игорь Иксанов җитәкчелегендә төзелгән Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы. Мондый комплексның уникальлеге - ел әйләнәсе файдалану мөмкинлегендә. Безнең илдә мондый объектлар юк иде әле. Спорт тәгенләнеше белән беррәттән, ишкәк ишү каналы ташу вакытында гидротехник функцияләрне дә үти.
Аннары бүләкләү тантанасы булды. Спорт көрәше үзәге проекты җитәкчесе Дмитрий Дудко Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде. Проектның баш инженеры Евгений Ташкент һәм «Проектстройкомплекс»ның тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Әнвәр Шәрипов «Башкортстанның атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Төзүчеләр шулай ук Башкортстан Хөкүмәтенең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Фото: pravitelstvorb.ru