Көтеп алган озайлы ял көннәрен фаҗигаләрсез үткәрсәк иде
Ел ахырына якынлаша. Шушы көннәрдә Яңа ел тантаналары башлана. Аларны олысы да, кечесе дә көтеп ала. Ни кызганыч, нәкъ шушы чорда күп урыннарда янгыннар чыга да инде. Шунысы аянычлы: алар корбансыз да булмый. Фаҗигаләрне булдырмас өчен “Кызыл таң” укучыларына тормыш тәҗрибәмнән чыгып тупланган алтын кагыйдәләрне атап үтүне кирәк дип таптым.
Бәйрәмгә әзерлекне кибеттән сатып алынган гирлянданың төзеклеген тикшерүдән башларга кирәк. Әгәр ул 2-3 сәгать эшләгәннән соң нык кызса, монда хәвефләнергә урын бар. Аны я белгечтән төзәттерергә, я яңасын сатып алырга кирәк.
Игътибарга лаек әйберләр арасында электр җылыткычлары һәм газ плитәләре дә бар. Аларның төзеклеген ялгыз яшәүчеләр ешрак тикшереп торсын иде. Анда аш әзерләп, чәй кайнатып йөргән арада, ятып алучылар да бар. Алар үзләрен дә, күршеләрен дә куркыныч астына куя.
Армиядә хезмәт иткәннәр белә, алда басып торучы иптәшеңнең киемендәге җитешсезлекне әйтү анда гадәти күренеш санала. Хөрмәтле гәзит укучылар, әйдәгез без дә үзебезнең гаиләдә генә түгел, ә күрше-күлән өчен дә “күз-колак” булыйк! Иблис суын самавырлап чөмерүчеләргә – бигрәк тә. Махсус хезмәтләр, урындагы хакимият белән бергә, бөтен җәмгыять янгынга каршы көрәшнең алгы сызыгында булсак кына, без хәвефле вакыйгаларны алдан кисәтә алабыз.
Авылда тәмәкене сүндерми ташлаучыга ни диясең инде?! Ә бит янәшәдә генә салам-печән белән тулы абзар-кура! Шәһәр читендәге бакчада да кәеф-сафа коручылар күп. Ә аларны, башлыча, “буржуйка”лар җылыта. Ягасың да йорт эче 15-20 минутта май кебек була. Монда да безне бәла сагалап торуны аңларга теләмәүчеләр җитәрлек.
Бер танышым бәйрәмне шундый бакчада ялгызы каршы алырга булган. Мичтәге утынны спирт сибеп яндырып җибәргән. Әлбәттә, аның парлары янгынга китергән. Ул тиз арада ут капкан тәрәзә челтәрләрен тышка чыгарып ташлап, кар сибеп сүндерә алган. Шулай да тәне пешеп өлгергән, бәйрәм кайгысы да киткән, билгеле. Бу очракта бернинди сыекча да кулланмаска, утынны кабызып җибәрергә кибеттән алынган йомырка савытларын ваклап кулланырга тәкъдим итәр идем.
Бу язмам белән акыл сатарга җыенмыйм. Янгын куркынычы белән кечкәнәдән таныш булганга, йөрәк әрнегәнгә язам. Миңа алты яшьләр тирәсе булгандыр, бер явыз бәндә безнең абзарга ут төртте. Авыл халкы янгынны сүндергән арада, авыл почтасын талап чыкканнар. Бу ике вакыйга бер-берсенә бәйледерме-юкмы, әйтә алмыйм. Әмма шулай булуы бик ихтимал, диде халык. Шулай, абзарыбызның көле күккә очты, икенче көнне сыерыбыз ятып үлде, ә өченче көнне сабантуйларда көрәш батыры булган әткәебез 41 яшендә генә вафат булды. Йөрәк, диделәр... Бер янгын гомер буена әрнеш салган фаҗигагә әверелде.
“Кызыл таң” укучыларын көтеп алган бәйрәмнәрдә мондый хәлләргә тарымас өчен уяу булырга чакырам. Рәхәтләнеп ял итик, барыбыз да исән-сау булыйк!
Рәзиф ЗӨБӘЕРОВ.