+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2024, 14:16

“Русиягә хезмәт итү – бәхет”

Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева кичә ил Президенты Владимир Путинның туры элемтәдә халык белән аралашуы турында фикерен белдерде.

“Русиягә хезмәт итү – бәхет”“Русиягә хезмәт итү – бәхет”
“Русиягә хезмәт итү – бәхет”

 

Депутат белдерүенчә, ул кичә 4,5 сәгатьлек туры эфирны тулысынча тыңлаган, аны Президентның төпле һәм кешелекле җаваплары сокландырган.

“Әлбәттә, мине сәламәтлек саклауга кагылышлы сораулар аеруча җәлеп итте. Президентның бу тармактагы хәлне яхшы аңлап эшләве сизелә. Ул беренчел звенога игътибарны юнәлтергә кирәклеген белә һәм нәтиҗәле каралар кабул итә.
Дарулар турында. Ул бу юнәлештә эшне каты итеп куйды – кешеләр кирәкле препаратларны вакытында ала алырга тиеш.

Шулай ук демографиягә кагылышлы мәсьәләнең мөһимлеген дә билгеләде. Мәсәлән, абортларны тыюны сораган кешегә ничек зирәк итеп җавап бирде ул! Җитәкчебез кешеләрнең тормышын яхшы аңлый – медицина ягыннан булмаса да, социаль күрсәтмәләр булырга мөмкин. Безнең бурыч – хатын-кызның ни өчен мондый адымга барганын төшенү һәм бу юнәлештә эшләү. Без хатын-кызларны әни булырга һәм сәламәт бала тудырырга мотивацияләргә тиеш.

Ә Ленинны мавзолейдан чыгару турындагы сорауга нинди акыллы җавап ишеттек! Кемдер аның чыгуын тели, кемдер - киресенчә. Әлеге вакытта кешеләрне бер-берсеннән аеруга этәрүче бернинди чара булмаска тиеш. Киресенчә, безнең көч – бердәмлектә.

Байденның улын ярлыкавы, Сталинның эш һәм тормыш хакыйкате турындагы сораулар... Барлык тармакта да безнең Президентның зирәк, төпле акыллы, белемле һәм кешелекле булуы күренә” – дип сөйләде Римма Үтәшева.

Ул билгеләвенчә, Владимир Путин өчен Русиягә һәм аның халкына хезмәт итү – бәхет. Русия аның гаиләсе. “Туры эфирда без моның шулай икәнен яхшы аңладык”, - дип ассызыклады депутат.

Фото: “ufa.kp.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас