+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 декабрь 2024, 14:33

Яшьләргә юлларда йөрү уңайлы булсын!

Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан безнең республикада бүләкләр ясау гадәте бар!

Яшьләргә юлларда йөрү уңайлы булсын!Яшьләргә юлларда йөрү уңайлы булсын!
Яшьләргә юлларда йөрү уңайлы булсын!

Моннан чыгып, шушы көннәрдә «Союзпромптица» җәмгыяте җитәкчелеге «Профессионалетет» кластерының федераль программасында катнашу кысаларында Мәләвез күппрофильле колледжына бүләк итеп "Next Vektor" маркалы автобус тапшырды.

Ул - укучыларны йөртү өчен кирәкле барлык әйберләр белән тулысынча җиһазландырылган, бәясе 5,7 миллион сумнан артып киткән 22 утыру урынына исәпләнгән заманча транспорт чарасы.

Әлеге автобус колледж студентларына белем бирү, спорт, экскурсия-туристлык чараларына бару өчен кирәк булыр дип ышанабыз. Бу колледж укучыларына - яшьләргә төрле яктан белемле шәхесләр булып үсәргә ярдәм итәчәк, аларның күбесе укуын тәмамлап, чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырганнан соң, безнең предприятиегә эшкә урнашырга киләчәк һәм үзләренең һөнәри карьерасын безнең җитештерү бүлекчәләрендә эшләүдән башлаячак. Шул рәвешле, республиканың агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәренең сафлары сизелерлек ныгыячак, - дигән фикердә җәмгыять җитәкчелеге.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас