+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 декабрь 2024, 16:10

Республикада анимация үсеш кичерә

“Муха” анимация студиясе “Союзмультфильм” белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Республикада анимация үсеш кичерәРеспубликада анимация үсеш кичерә
Республикада анимация үсеш кичерә
Уфада республика җитәкчесе Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова һәм Русия Дәүләт думасының Мәдәният комитеты рәисе Ольга Казакова Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре советында катнашыр алдыннан төбәкнең анимация кластерының җитештерү мөмкинлекләре белән таныштылар. Аны дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусы базасында төзеделәр.

Кластер составына Уфа сәнгать училищесы (анда рәссам-аниматорлар әзерлиләр), «Муха» студиясе һәм Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе керә. Җитештерү базасы белгечләргә практик тәҗрибә алырга, масштаблы проектларда катнашырга һәм һөнәри эшчәнлеккә әзерләнергә мөмкинлек бирә. Биредә гамәли күнекмәләрне үзләштерергә, эре проектларда катнашырга һәм һөнәри карьерага әзерләнергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазландырылган 80 эш урыны булдырылган.

Радий Хәбиров һәм кунаклар, шулай ук, кластерның бер өлеше булган Уфа, Сибай һәм Стәрлетамак креатив индустрия мәктәпләре эше белән танышты. Бу учреждениеләр яшьләрне укытуның башлангыч этабын формалаштыра, алар соңыннан колледжларда һәм училищеларда белем алуын дәвам итә.

Шулай ук кластер мөмкинлекләре белән танышу кысаларында «Петрушка» һәм «Салават токымнары» мультфильмнары тизерларын тәкъдир итү булды. Алар өстендә бөтен эшне Уфада башкарганнар.
«Муха» анимация студиясе директоры Артур Абдрахманов анимация продуктлары булдыруда дәүләт ярдәменең әһәмиятен ассызыклады.

Моннан тыш, кластер мәйданчыгында «Союзмультфильм» киностудиясе һәм «Муха» студиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Аларның уртак эше тулы метражлы «Петрушка» мультфильмын булдыруга юнәлтеләчәк. Шулай ук, “Муха” Мәскәүдә “Союзмультфильм" технопаркында үз вәкиллеген ачачак.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас