Изге ана да ул, йомшак күңелле “Бәләбәй нәнәй” дә, ир хатыны, аш-су остасы һәм күпләр күңеленә тынычлык иңдерүче догачы да... Җыйнак кына гәүдәле, кечкенә дә төш кенә бу нурлы йөзле ханымның күкрәгендә миһербанлы олы йөрәк тибә. Кем соң ул, дисезме? Күпләр аны белә дә торгандыр, әйдәгез, сурәтләмәмнең герое белән якыннан танышыйк. Ул Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Гөлнара Әмир кызы Дәүләтова.
“Әбием кызы булып үстем мин”
Шулай дип башлады ул сүзен, балачагы хатирәләренә бирелеп. 1956 елның 26 гыйнварында Үзбәкстанның Шахрисбаз шәһәрендә туган Гөлнара ике яшеннән дини гыйлемле әбисе (әнисенең әнисе) Бибигайшә тәрбиясендә үсә. “Миңа кечкенә чактан әбием күпне бирде, ул бик ярдәмчел, аш-суга гаять оста, дини йолаларны белә һәм башкаручы иде, – дип искә ала Гөлнара ханым, әбисенә рәхмәтле булып. – Ул мине кәфен тегәргә дә, хәләл ризык әзерләргә дә, кунакчыл, ярдәмчел булырга да, намаз укырга да өйрәтте. Мәет сакларга барганда җитәкләп үзе белән алып бара иде. Ипекәйдән олы булма, кисәгеңне ашап бетер, коелган валчыгыңы учыңа җыеп кабып куй, югыйсә, икмәк рәнҗер, дип өйрәткән сабаклары бервакытта да онытылмый”.
Сүз уңае әйтеп китим, дүрт балалы Бибигайшә белән Закирҗан Дәүләтовлар – Пенза татарлары – бик күпләр сыман, ачлык елларында, бу зәхмәттән качып, Үзбәкстанга китеп урнашалар. Анда тагын өч бала табып, 7 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Кыз беренче сыйныфка укырга төшкәндә, Пензада яшәгән әнисе дә игезәк ике улы белән алар янына кайтып төшә. Сәгадәт апа да, әнисенә охшап, аш-суга бик оста була, тәмле сыйлар, пылау әзерләү, камыр кую серләрен кызына өйрәтә.
Гөлнара туган шәһәрендә кооператив техникум тәмамлый, бер конторада кадрлар бүлегендә эшли. Сәгадәт Закирҗан кызы исә баш бухгалтер-икътисадчы булып хезмәт куя, аны эшендә бик ихтирам итәләр.
Урта Азиядә чуалышлар, тынгысыз тормыш башлангач, 1992 елда алар Бәләбәйгә кайтып сыеналар. Бердән, Русиягә кайту Гөлнараның хыялы булса, икенчедән, ул туганнарына алар шәһәренә кунакка килгән Илдар белән танышып калган була.
Исәнме, яңа тормыш!
Исәнме Бәләбәй, исәнме яңа тормыш! Син Гөлнарага нинди язмыш әзерләдең икән?..
Беренче ире белән гаилә тормышы барып чыкмаган Гөлнара монда бәхетен таба. Ул Илдар Хәбибуллинга кияүгә чыга. Бала җанлы Искәндәр улы аның 12 яшьлек малае Маратка чын әти була, Марат аны әти дип йөртә. Гаилә тормышына шатлык өстәп, 1993 елда уллары Радик туа. Яңа гаилә корган парга ирнең әтисе зур булмаган өй сатып ала, һәр эшкә куллары ятып торган гаилә башлыгы күп нәрсәне үзе ясый, булдыра. Һөнәре буенча ул — рәссам-бизәкче.
Г
өлнара педучилищеда 18 ел мәрхүм уку йорты директоры Исхат Салиховның тарих һәм җәмгыять белеме кабинетында лаборантка, эш башкаручы булып эшли. Ата белән ана улларын яратып тәрбияләп үстерәләр, укыталар, Марат һөнәрчелек училищесын тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәрен ала. Радик исә, әтисенә охшап, рәсем төшерергә, бизәргә, үз куллары белән нәрсә дә булса эшләргә оста булып үсә. Дәүләтовлар инде З1 ел бергә тату гомер кичерә. Әйе, табак-савыт шалтырамый тормый, үпкәләшкән чаклары да була. “Әмма мин бервакытта иремне кайнар ашсыз калдырмадым, тамагының тук булуын кайгырттым, шуңа үпкәләшүләр онытыла да куя”, – ди Гөлнара ханым.
Ул бианасы Гамбәрия апаны һәм биатасын – шәһәрдә күпләр яхшы белгән Искәндәр Хәбибуллинны тик яхшы сүзләр, олы рәхмәт хисе белән генә искә ала. “Бик яхшы кешеләр иде, бианамнан күп нәрсәгә өйрәндем, мин алар өчен килен түгел, үз кызлары кебек идем”, – ди ул.
Кечкенәдән миһербанлы әбисе тәрбиясендә үскән Гөлнара үзе дә алар өчен үлеп тора. Бинанасына өч тапкыр инсульт була, һәм ул түшәктән тора алмый. Гөлнара ханым аны 9 ел (!) сабый баладай карый, тәрбияли. Кайнар ашларыннан өзми, ире белән мунчага алып барып, юындыра, өсте-башын, урын-җирләрен чиста итеп тота.
– Биатам да мине бик яратты. Миннән разый булып бакыйлыкка күчтеләр, мин дә аларны гел яхшы яктан гына искә алам, изге догаларымнан калдырмыйм, – ди Гөлнара ханым.
Мәчет – туган йорты сыман
2012 ел. Тарихи мәчеттә ремонт бара. Мәчеттән әллә ни ерак тормаган Гөлнара шулай бер табак пирожки пешерә дә эшчеләрне сыйларга дип мәчеткә алып килә. Беркадәр гаҗәпкә калган Илдар хәзрәт Галиев бу изге күңелле ханым белән танышып, бәлки, мәчеткә аш-су әзерләргә килерсез дип, тәкъдим ясый. Гөлнара ханым ике дә уйламыйча риза була һәм шуннан бирле биредә аш-су әзерли. Ул вакытта да ремонт эшләрендә катнаша, иске обойларны куптару, яңаларын ябыштыру, җыештыру-юу һәм башка эшләрдән калмый.
Хәзер инде аның аш-суга оста, “тәмле” куллы икәнен шәһәрдә күпләр белә. Мәчеттә нинди генә бәйрәмнәр, искә алу табыннары узмасын, Коръән ашлары, балалар белән чаралар оештырылмасын, Гөлнара ханым бернинди авырлыксыз, бик теләп табын хәстәрен күрергә тотына, әлбәттә, аның ярдәмчеләре дә бар. “Бар нәрсәне дә әзерләргә яратам, һәр эшемне бисмилламны әйтеп башлыйм. Иң яратып әзерләгән ризык – пылау”, – ди ул.
Гөлнара Әмир кызы бүген шактый ук тирән дини гыйлемле. Башта яңа мәчеттә Зөлфия абыстай Фәхретдинова дәресләренә йөргән, аннары бу мәчеттә укуын дәвам иткән, үзлегеннән күп укыган. Хәзер инде ул искиткеч догачы: кизүдә торганда бакыйлыкка күчкән якыннары рухына яисә нинди дә булса эшләре уңышлы барып чыгуына өмет итеп дога укытырга килгән мөселман кардәшләргә, шәһәрдә яшәүчеләргә изге догаларны йөрәк түреннән чыккан мәкамле тавышы белән укып ирештерә. Ә аларны багышлавы ничек матур, хәйран калып, йөрәгеңә ял алып тыңлыйсың.
– Минем иң яратканым – юктан дөньяны бар кылган Аллаһ Тәгаләм, эшләгән бар изге эшләрем Аллаһ ризалыгы өчен. Мәчетебезне бик яратам, килми торсам, юксына башлыйм, монда күңелемә тынычлык, җылылык табам. Ә аннары кешеләрне яратам, төрле язмышлы, кайгы-хәсрәтле кешеләр хәленә керергә тырышам, алар ачылып китеп, язмышларын сөйли, күңелләрен бушата, бу бик мөһим, үзләренә җиңел булып кала. Мәчет, кешеләр өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам, – ди ул.
Ике улы – бәгырь җимешләре
Гөлнара ханым уллары турында сөйләгәндә күз яшьләремне тыя алмадым. Чыны шул: Аллаһы Тәгалә яратканына сынауларны өеп бирә шул, 9 ел түшәктән тормаган бианасын караган, 2022 елда җәй саен Бәләбәйгә кайтучы үз әнисе Сәгадәт апаны соңгы юлга озаткан, аларның мәетләрен дә үзе юган, сәламәтлеге какшаган ирен дә байтактан тәрбияләүче Гөлнарага бүген илдәге күп аналар язмышына төшкән олы сынауны күтәрергә туры килә.
Аның ике улы – ике бөркете дә, башта кече – Радигы, ә аннары инде өйләнеп, Йоматауда яшәгән, өч бала әтисе Мараты да махсус хәрби операция зонасына китәләр. Бәләбәйдән алты егет бергә киткәндә, Радик: “Әни, без бармасак, сугышка кем барыр, картлармыни?” – ди.
2023 елның көзендә киткән олы улы Марат ике ай учебкадан соң әнисенә 16 гыйнварда шалтыратып, алгы сызыкта алышка керәчәкләрен хәбәр итә. Менә шуннан соң ананың билгесезлектә-хәбәрсезлектә яшәү көннәре башлана. Әгәр бу айларны яшәү дип атап булса... Радигы инде ике тапкыр ялга кайтып китә, ә Мараты... суга төшкәндәй юк була. Улы — йөрәк парәсенең исән-имин әйләнеп кайтуына өмет итеп, таң алдыннан, төн урталарында догалар укыган, Раббыга ялварган ананың көннәр, айлар, бер елга якын билгесезлектә яшәвен, сыңар гына булса да хәбәр көтүен барлык тирәнлеге белән шундый хәлне кичерүче аналар гына аңлар. Мин дә Гөлнараның күзләреннән яшь кипмәгән бу вакытны бик беләм, мәчеткә йөргән ахирәтләре дә аның хәленә кереп, ярдәм кулы сузарга тырышты.
– Ул үлмәгән, бәлки яралангандыр, госпитальдә ятадыр дип көн саен көттем. Төшемә дә матур, исән килеш керде, елмаеп: “Әни, мин әйләнеп кайттым”, – диде.
Әмма... могҗиза булмый. Күптән түгел килене шалтыратып, Маратның табылуын, аның 21 гыйнварда, шул алышта ук, 12 яугир белән һәлак булуын, 1 ноябрьдә җирләргә кайтарачакларын хәбәр итә. Башта билгесезлекнең Гөлнара йөрәгеннән кан саудыруы, аннары һәлак булу кайгысы... Бу анага алтын сабырлыклар бирә күр, Аллаһым!
Ил яугирен, тумышы белән Бәләбәй егетен, өч бала әтисен 2024 елның 1 ноябрендә Йоматауда тиешенчә җир куенына иңдерәләр, андагы җитәкчеләр, бик күп кешеләр катнашлыгында хөрмәтләп соңгы юлга озаталар. Гөлнарага күз яшьләрен тыймаска рөхсәт итәләр.
– Зират ерак та түгел, үз куллары белән салган ике катлы йорты тәрәзәсеннән күренеп тора. Алтын куллы иде ул, дөньяларын искиткеч итеп корган иде, балаларын бик ярата, алар белән бала кебек уйный иде, – ди Гөлнара. Абыйсын җирләргә Радик та СВО зонасыннан кайткан, инде ул кабат киткән. Әйткәндәй, ул иптәшләре белән анда кечкенә мәчет төзегән.
Яшәү көче – сабырлыгы
Ипле, тыйнак, бар дөньяга яңгыратмый гына изгелекләр кылучы Гөлнара – искиткеч көчле татар хатыны. Күп авырлыклар кичерсә дә, ул сынмый-сыгылмый. Ислам дине кануннарына туры китереп матур итеп киенеп йөри, мәчеттә догалар багышлавын, аш-су әзерләвен, өйдә авыру ирен тәрбияләвен дәвам итә.
– Гөлнара — искиткеч хатын, без аны бик ихтирам итәбез, сокланабыз, – ди мәчеттәге дин кардәшләр.
Җәй Марат улының өч баласы да Бәләбәй нәнәйләрендә (алар Гөлнараны шулай дип йөртә) кунакта булганнар, тарихи мәчеткә лагерьга йөргәннәр. Исемнәре дә нинди матур – Ясминә, Әмин, Эмилия. Әмин инде догалар да укый белә.
– Әле Маратны җирләргә баргач та, китмә, Бәләбәй нәнәй, дип ялындылар оныкларым, мине кочаклап, – ди Гөлнара.
Дүрт – урыс, таҗик, үзбәк һәм туган татар телен яхшы белгән Гөлнара кечкенәдән биергә ярата. Үзбәкстанда яшәгәндә, 20ләп әби-апалар Мәүлид бәйрәмнәре үткәрә, анда берәм-берәм мөнәҗәтләр җырлый торган булганнар, ә кечкенә Гөлнара биеп, күңелләрен күтәргән. Без бит күренекле “Ялла” ансамбле җырларын тыңлап үстек. “Көнчыгыш музыкасын бик яратам, музыка куеп, үзем өчен генә биеп тә алам”, – ди ул.
Минем аның чаралардан соң башкалар белән күмәк биергә төшкән чагын күргәнем бар. Шат күңелле, дәртле, гүя аның йөрәге сызламый-сыкранмый, гүя бер кайгысы да юк.
Тыныч тормыш хакына улларын ут эченә озаткан Гөлнара кебек олы йөрәкле, бөек аналарың өчен рәхмәт сиңа, халкым!
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй шәһәре.