Бүген Уфа нефть һәм технология университетынңа "Русия империясенең милли чикләре: этносәяси һәм социаль-икътисади тарих. V Әсфәндияр укулары" Гомумрусия фәнни-практик конференциясе уза. Чара кысаларында шулай ук «Әнвәр Әсфәндияров: фәнгә бирелгән тормыш» китабын тәкъдир итү тантанасы да узды. Анда галимнең якын дуслары, якташлары, коллегалары, укучылары катнашты.
Башкортстан архив эшләре идарәсе башлыгы Илһам Фаткуллин Әнвәр Закир улының республика тарихын, мәдәниятен өйрәнүңә зур эш башкарын ассызыклады. Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев та чарада катнашучыларны сәламләү хатында Әнвәр Әсфәндияровның оста укытучы, аның республикага бик күп тарихчылар тәрбияләвен белдергән иде.
- Тарихны халык булдыра, ә галимнәр аның серләрен чишә. Әнвәр Закир улының эшчәнлеге нәтиҗәсендә бик күп авылларның тарихын, шәҗәрәләребезне беләбез. Мәсәлән, "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәмнәрен генә искә алсак та аның никадәр зур эш башкарганы ачык күренә. Бүген әлеге чараларга чит илләрдә яшәүче якташларыбыз да җыела. Чыннан да, Әнвәр Әсфәндияров үзен генә түгел, халкын да данлады. Беркем дә эз калдырмый китми, ә бу китап галимнең тирән сукмак калдырып китүен күрсәтә, - диде чарада Русия фәлсәфәчесе, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина.
Китап ике бүлектән тора. Анда галимнең мәкаләләре һәм архив эшләре тупланган. Чарада катнашучылар бу китап туган якны, тарихны өйрәнү өчен бик яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады. Шулай ук чарада Әнвәр Әсфандияровның исемен мәңгеләштерү турында да төрле фикерләр яңгырады.