Бүләкләү тантанасында катнашучыларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев сәламләде.
Салават Юлаев ордены белән Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының драма артисты, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Муллаян Сөяргулов, шулай ук «Мәдәниятара партнерлык үзәге» иҗтимагый-мәдәни башлангычларны үстерү буенча коммерция карамагында булмаган автоном оешма директоры Валентина Латыйпова бүләкләнделәр.
«Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән рәссам, «Русия Рәссамнар берлеге» бөтенрусия иҗат иҗтимагый оешмасы әгъзасы Риф Абдуллин, Иглин районының Балалар сәнгать мәктәбе директоры Михаил Бадьин, Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе оркестры артисты Фаимә Кәлимгулова бүләкләнделәр.
Башкортстан Республикасының Мактау грамоталары тапшырылды, шулай ук «Башкортстанның халык артисты», «Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», «Башкортстанның атказанган артисты» һәм «Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәре бирелде. Шулай ук Башкортстан Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Фото: pravitelstvorb.ru