"Республика халкы исеменнән сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барлык янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенә, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына батырлыклары, профессиональлекләре, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булулары өчен рәхмәт. Без үз эшләрен һәрвакыт намуслы, фидакарь һәм югары дәрәҗәдә профессиональ рәвештә башкаручы республика коткаручылары белән горурланабыз. Быел гына да сез 1600дән артык кешенең гомерен саклап калдыгыз.
Сез, шулай ук, башка төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүчеләргә ярдәм итәсез. Быел апрель аенда сез Ырынбур өлкәсендә җимергеч ташу нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштыгыз.
Җәй көне бездә дә яңгыр сулары белән бәйле катлаулы вәзгыять барлыкка килде. Республика ведомстволарының һәм ашыгыч хезмәтләрнең килешеп эшләве нәтиҗәсендә кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә юл куелмады.
Коткару хезмәтләре муниципалитет хакимиятләре белән берлектә кешеләрне оператив рәвештә эвакуацияләде, адреслы ярдәм күрсәтте», – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Төбәк башлыгы ассызыклаганча, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр СВО зонасына гуманитар ярдәм китерүдә, хәрби хезмәткәрләрне озатуда ярдәм итә.
"Бүген залда - гадәттән тыш хәлләрдә, гуманитар операцияләр үткәргәндә кешеләрне коткарганда үзләрен лаеклы күрсәткән чын геройлар.
Эзләү-коткару бүлекчәсе башлыгы Евгений Сергеевич Кобыща махсус хәрби операция башланганнан бирле, кыска вакытлы ялга кайтучыларны озатып, СВО зонасына 13 тапкыр барган. 16 ел хезмәт итү дәверендә күп тапкырлар янгыннар һәм су басулар вакытында халыкны эвакуацияләүдә катнашкан. Быел Белоретта Евгений Сергеевич 6 кешене эвакуацияләгән, шул исәптән - янган бинадан ике баланы. Җәйге ташу вакытында Әбҗәлил районының Озерный һәм Бөрҗән районының Миндегул авылларында яшәүче ике йөз кешегә эвакуацияләнергә ярдәм итте.
Туймазыда зона отряды начальнигы урынбасары Айнур Фирзат улы Галиев җитәкчелегендә 1200дән артык эзләү-коткару эшләре башкарылды, аларда 2 меңнән артык кеше коткарылды, 2,5 меңнән артык зыян күрүчегә ярдәм күрсәтелде. Айнур Фирзат улы берничә тапкыр хәрбиләр белән автоколонналарны озатып йөрде, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларына, Запорожье өлкәсенә гуманитар ярдәм китерүдә катнашты. Бүген Айнур Фирзәт улы Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә."
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Башкортстан коткаручылар белән горурлана.
"Сез - безнең геройлар. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек телим! Яңа ел каникуллары тыныч узсын"
Фото: "Башинформ"