Бәйрәм каникулларында төбәкнең мәдәният учреждениеләре 28 меңнән артык мәдәни-киңкүләм чара планлаштырган. 12 меңнән артык чара узган инде, аларда 1 миллионга якын тамашачы булды.
- «Башкортстанның мәдәни дөньясы» порталында халыкка уңайлы булсын өчен чараларның тулы календарен урнаштырдык, - дип билгеләп үтте мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Яңа ел чаралары төрле юнәлешләргә кагыла, шул исәптән балалар юнәлешләренә дә. Мәктәп укучылары өчен каникуллар 14 көн дәвам итәчәк. Алар 30 декабрьдә башлана һәм 12 гыйнварга кадәр дәвам итә. Республикада 20 декабрьдән «Яңа ел гаилә уеннары» муниципаль этаплары старт алды. 31 гыйнварга бәйрәм ярышларының төбәк этабын уздыру планлаштырыла. Чарада 1-4нче сыйныф укучылары булган гаилә командалары катнашачак. Ел саен әлеге проектта 45 меңнән артык гаилә катнаша.
- 2025 ел Русия Федерациясендә - Ватанны саклаучылар елы, Башкортстанда Махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Каникулларда мәктәп укучылары өчен муниципалитетларда үткәрелә торган барлык чаралар “Җиңүгә юл: Геройларга тигезләшәбез” дигән гомум тема белән берләштереләчәк, - диде Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.
31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда Уфаның Совет мәйданында "Терра Зима" традицион Яңа ел фестивале узачак. Чара программасы кысаларында популяр артистлар чыгыш ясаячак, милли кышкы күңел ачулар демонстрациясе узачак, гастрономия зонасы эшләячәк, карнавал костюмнары конкурсы узачак.
Бәйрәмнәрнең аерылгысыз өлеше Яңа ел ярминкәләре булачак, анда килүчеләр яңа фермер продукциясен, уникаль һөнәрчелек эшләнмәләрен һәм башка продукцияне сатып алалачак.
- Районнарда һәм шәһәрләрдә ихтыяҗ һәм актуальлек исәпкә алыну белән 90 Яңа ел алды ярминкәсе үткәрелде инде, - диде республика сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры вазыйфасын башкаручы Алексей Гусев.
28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәрендә Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада, Октябрьскийда, шулай ук зур булмаган торак пунктларда Яңа ел ярминкәләре уздыру планлаштырыла.
Киңәшмәдә хәйрия проектларына да игътибар иттеләр. “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов, республика гадәттәгечә “Теләкләр чыршысы” акциясендә катнаша, дип билгеләп үтте.
Шулай ук Яңа ел каникулларында Миңнегали Шәйморатов исемендәге волонтёр штаблары СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә, шул исәптән кар чистартуда, йорт тирәсен җыештыруда һәм йорт эшләре буенча башка ярдәм күрсәтәчәк.
Башкортстан Башлыгы Яңа ел чараларын әзерләүдә катнашучы министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров республика халкының бәйрәмне күңелле һәм файдалы итеп уздырачагына ышаныч белдерде.
Фото: glavarb.ru