Әйтик, каникул вакытында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү өчен эчке эшләр органнарының 2 300дән артык хезмәткәрен, шулай ук 150 шәхси сак оешмалары хезмәткәрен һәм хокук саклау юнәлешендәге иҗтимагый берләшмәләрнең 800 вәкилен эшкә җәлеп итү планлаштырыла. Бу хакта төбәкнең ведомствоара иҗтимагый иминлек советы секретаре Валерий Олейник хәбәр итте.
Бәйрәм чаралары уздырыла торган урыннарда юл-патруль хезмәте нарядлары саны арттырылачак. Оператив хәл катлауландырылган очракта шәхси составның көндәлек резервын җәлеп итү дә каралган.
Барлык рәсми боз шәһәрчекләрендә аларны урнаштыру вакытыннан алып тәүлек буе полиция көчләре һәм муниципалитетлар хакимиятләре белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауны оештырылган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре чорында югары әзерлек режимында эшләячәк. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен 2 мең кеше һәм 1 мең берәмлек техника булган көчләр һәм чаралар төркеме формалаштырылган.
Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова муниципалитетларда шәхси составтагы 2 341 кеше һәм 700 берәмлек махсуслаштырылган техника кергән 360 авария-тергезү бригадасы төзелүе турында хәбәр итте. 33 мең тонна резерв ягулыгы һәм 521 резерв электр белән тәэмин итү чыганагы бар.
Машина юлларын, ишегалды территорияләрен, тротуарларны һәм җәмәгать урыннарын вакытында чистарту өчен 190 мең тонна бозга каршы материаллар әзерләнгән. Бу эштә 3 мең берәмлектән артык коммуналь техника эшли.
Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына Яңа ел каникуллары вакытында урыннарда эшне төгәл контрольдә тотарга һәм оештырырга кушты.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан Экология министрлыгына каты коммуналь калдыкларны регоператорлар тарафыннан вакытында чыгаруны тәэмин итәргә кушты.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Любовь Минакова сүзләренә караганда, федераль әһәмияттәге 797 км озынлыктагы автомобиль юлларын тәртиптә тоту өчен 515 берәмлек махсус техника кулланыла, бозга каршы материал запасы 60 мең тоннага якын. Төбәк һәм урындагы әһәмияттәге 23 мең километрдан артык озынлыктагы юлларда 400 берәмлеккә кадәр техника эшләячәк. Барлык юл һәм диспетчерлык хезмәтләре штат режимында эшли.
Пассажир транспорты 2024 елның 30 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр ял көне расписаниесе буенча эшләячәк. Пассажирлар агымы кимү сәбәпле, шәһәр һәм шәһәр яны маршрутларында автобуслар саны 30 процентка кими. Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә автобуслар пассажирларны 6:00дән 22:00 сәгатькә кадәр йөртәчәк.
31 декабрьдә 22:00дән автобуслар шәһәр һәм район бәйрәм мәйданчыкларына кадәр 15-20 минут интервал белән йөриячәк. Яңа ел төнендә җәмәгать транспорты эше 03:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, җәмәгать транспорты Яңа елда аерым режимда эшләргә тиеш, барлык теләүчеләр бәйрәм мәйданчыкларына барып, өйләренә кайтып җитәргә тиеш.
Фото: glavarb.ru